Приматлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Приматлар (лат. Primates, фр. Primat, primasтан, «беренчеләр») – югары төзелешле имезүчеләрнең бер отряды. Приматларга 400 төр карый. Кешедән гайре күпчелек төрләр тропик яки субтропик урманнарда яши.[5] Приматлар арасында Акыллы кеше төре аерым урынны алып тора. Аңардан кала барлык примат төрләре маймыллар дип аталалар.
Приматлар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Primates L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | тәртип[2][3][4][…] |
Югарырак таксон | приматоморфы[d] |
Коллаж | |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Башлану вакыты | 55000 тысячелетие до н. э. |
Кайда өйрәнелә | приматология[d] һәм palaeoprimatology[d] |
Туры килүче исемлек | Список приматов[d] |
Приматлар тән зурлыклары, тышкы күренешләре буенча күптөрле. Иң ваклары 10-12см., эреләре-200см кадәр. Очлыклары 5 бармаклы, алар тотынып торырга җайлашкан. Агачтан-агачка, ботактан-ботакка җиңел генә сикерәләр. Күбесе агач башларында яши.Баш миенең зур булуы белән аерылып торалар. Күзләре алга караган, яхшы күрәләр һәм ишетәләр. Климат җылы булган тропик һәм суптропик территорияләрдә, көтү-көтү булып яшиләр. Африка, Азиянең көньягы, Американың тропикларында киң таралганнар.
Көндез актив хәрәкәтләнәләр. Катнаш азык белән тукланалар. Маймыллар, озын куллары һәм кыскарак аяклары, ботакларны ансат эләктереп ала торган уч топләре һәм аяк табаннары ярдәмендә агачтан агачка сикереп, урманда бик тиз йориләр. Агачта алар үзләренә азык: җимешләр, яфраклар, яшь бөреләр, бөҗәкләр, кош йомыркалары табалар. Шунда ук ояга охшаган торак урыны төзиләр, шунда ук бала табалар һәм үстерәләр. Кайбер маймыллар, мәсәлән павианнар, җирдә яшәүгә яхшы җайлашканнар. Ләкин андый маймыллар аз.[6]