From Wikipedia, the free encyclopedia
Плато́ (фр. plateau, plat — яссы) — күршесендәге тигезлекләрдән текә кабыргалары белән аерылып торучы яссы өслекле калкулык. Гадәттә, диңгез өсте тигезлегеннән 500 метрдан артык биеклектә урнаша. Платоның тигез өслеге йөзләрчә-меңнәрчә километрга сузылырга мөмкин (мәсәлән, Тибет платосы).
Плато зур күләмдә вулкан магмасы (җир асты тирәнлегендә барлыкка килүче кайнар масса) чыгу, лава экструзиясе (кысылып-этелеп чыгуы) яки эрозия (тау токымнарының яки туфракның агымсулар тарафыннан җимерелүе яки юылуы) кебек төрле геологик процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.
Су асты һәм коры җир платоларына бүленә. Су асты платосы — океан төбе күтәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Коры җирдәге плато — барлык яктан текә калкулыклар белән уратып алынган (иңкүлекләрдән аерылган) тигезлек.
Шулай ук структур (структуралы), вулкан (лава), денудацион, аккумулятив, таулы платоларга аерыла.
Вулкан (яки лава) платосы. Вулкан эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган зур киңлектәге плато. Рельефның тигезсезлеген тутыручы сыек базальт лавасы өскә чыкканда ясала. Вулкан (лава) платосына үрнәк булып Путорана платосы (Себер) тора.
Тау токымнарының (су, җил, боз, турыдан-туры авырлык көче белән) җимерелгән продуктларының җир өслегендә түбәндә урнашкан участокларга күчүе яки күчерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мисаллары — Уфа платосы (Караидел бассейны), Урал арты платосы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.