Питрау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Питрау — славян халык календарендә 12 июльгә (иске стиль буенча 29 июньгә) туры килә торган изге апосталлар Петр һәм Павел көненә багышланган керәшен татарлары һәм христиан диненә караган барлык милләтләр бәйрәме.
Татарстан территориясендә керәшеннәр яшәгән барлык районнарда да уздырыла, мөһим йола-бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
2008 елдан Балтай, Гырон быдтон, Каравон, Семык һәм Уяв милли бәйрәмнәре белән беррәттән, Питрау бәйрәме Татарстан халыклары ассамблеясе яклавында Республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак уздырыла.
Бу көн — Иван Купала бәйрәмнәре тәмамланып, җәйге туйлар чоры башлану, яз белән хушлашу, беренчел чүп утау һәм печән өстенә әзерлек көне. Питрау — ул табигатьне олылау, биргәннәренә рәхмәт уку, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук алда торган олы һәм җаваплы эшләр — урак өсте алдыннан ял итеп алу да. Бәйрәм ике-өч көн дәвам итә.
Питрау — җәйнең кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. 12 июльгә кадәр җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. Питраудан соң дару үләннәре һәм чәчәкләр җыймыйлар: файдалы үзлекләре тамырларына күчә. Алар белән өй эчен, капка-коймаларны бизиләр.
Питрау эш көненә туры килсә, аны бәйрәмгә якын шимбә көненә күчерәләр. Төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәрәләр, төрле уеннар уйныйлар («Кояш каравыллау»). Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Питрау бәйрәме Сабан туена һәм Җыенга охшаган (ат чабышлары, билбау көрәше, гер ыргыту, аркан тартышу, колгага менү, кул көрәше, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, «Питрау тәкыясе» үрү, «Питрау гөлләмәсе» җыю, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла, яшьләрне димләү, таныштыру йолалары уздырыла). Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып «Питрау чибәре»н сайлау тора. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып санала, аны «Питрау чибәре» кабыза. Учак янында кичке түгәрәк уены башлана. Питрау көнне яшьләр үзләренә пар күзли: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй үткәрәләр».