Пасленчалар
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Пасленчалар (лат. Solanaceae) - Scrophulariales рәтенә кергән үсемлекләр гаиләлеге. Пасленчалар гаиләлегенә тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә, күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Америкада киң таралган 90 ыруг һәм 2500 ләп төр керә. Пасленчалар — үләнчел үсемлекләр, ярымкуак һәм куаклар, ә тропикта хәтта тәбәнәк агачлар да очрый. Пасленчаларның яфраклары гади, тоташ яки бүлгәләнгән, төпчек яфраксыз, гадәттә чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, цимоз чәчәк төркемнәрендә (гадәттә бөтеркәдә), актиноморф яки җиңелчә генә зигоморф. Кәсә гадәттә 5 аерчалы яки 5 бүлемле, ул җимеш барлыкка килгәндә зурая. Таҗ тәгәрмәч формасыннан алып көпшәсы-манга кадәр, 5 аерчалы. Серкәчләр гадәттә 5, нектар дискы яхшы үсеш алган. Гинецей 2 җимшән яфрагыннан тора, баганачык авызчыгы гадәттә 2 аерчалы. Өске җимшән, 2 оялы яки ялган 3—5 оялы. Җимеше — җиләк яки тартмачык.[7]
Пасленчалар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Solanaceae Juss., 1789[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | гаилә[1][3][4][…] |
Югарырак таксон | паслёноцветные[d][1][5][6][…] |
Таксономик төр | Паслен ыругы |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 67(1)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The New Student's Reference Work[d] |
Башлану вакыты | 52000 тысячелетие до н. э. |
Пасленчаларның халык хуҗалыгында әһәмияте зур. Кеше тормышында төп урынны, әлбәттә, гаиләлекнә иң ишле паслен ыругы (Solanum) алып тора.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.