From Wikipedia, the free encyclopedia
Нуриәхмәт Сафин, Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин (1946 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы) — драма актеры, Республика күчмә (1968—1987 елларда), Кариев исемендәге (1987 елдан) театрлар артисты, РФ атказанган (2007), ТР халык (1994) артисты. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2011). ТР Театр әһелләре әгъзасы. Габдулла Кариев исемендәге театрга нигез салучыларның берсе.
Нуриәхмәт Сафин | |
Туганда бирелгән исеме: |
Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин |
---|---|
Туу датасы: |
15 декабрь 1946 (77 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры, укытучы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1968 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Дамир Сираҗиев премиясе |
Яшәгән урын |
1946 елның 15 декабрендә Татарстан АССР Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туган. Әнисе Гыйззәтбану. Әтисез үсә, кечкенәдән артист булырга хыяллана[2]. Казан театр училищесын (1966), Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1983) тәмамлаган. 1966 елдан туган авылы мәдәният йорты директоры. 1968 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге Кәрим Тинчурин театры), 1987 елдан (театрга нигез салынган көннән) Татар театр-студиясендә (хәзерге Габдулла Кариев театры) хезмәт итә. Театр-студияне ачу алдыннан башланган эзерлек эшләренә зур өлеш кертә. Телевидениедә балалар өчен тапшыру алып бара[3].
50 ел артист булу чорында 100 дән артык спектакльдә, кинофильмнарда (мәсәлән, «Ак чәчәкләр», 2015) катнаша. Уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. Ир-егет образларын оста гәүдәләндерде: «Намус хөкеме» (Диас Вәлиев) спектаклендә — профессор Арсланов, «Король Лир» (Уильям Шекспир) — Король Лир, «Башмагым» (Таҗи Гыйззәт) — Кәрим бай, Зыя бай, «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Туфан Миңнуллин) — Ризван, «Бер мәхәббәт тарихы» (Р. Шәриф) — Ир, «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) — Галимҗан, «Нигез ташлары»нда (Туфан Миңнуллин) — Гарифулла. Әлеге рольләр Татарстанда да, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә халык мәхәббәтен яулады[4].
Хатыны Рәмзия (1972 елның 30 июнендә язылышканнар), балалары: улы Аяз, кызы Гөлнара, кияве Иван, оныгы Лиза (Франциядә яшиләр).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.