From Wikipedia, the free encyclopedia
Новочеркасск (рус. Новочеркасск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Дон казаклыгының башкаласы.
Новочеркасск | |
рус. Новочеркасск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1805 |
---|---|
Рәсми исем | Новочеркасск |
Әһәмиятле кеше | Воллан, Франц Павлович де[d] |
... хөрмәтенә аталган | Черкасы |
Нигезләүче | Матвей Иванович Платов[d] |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Тын гаскәре өлкәсе, Всевеликое Войско Донское[d] һәм Черкасский округ[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Тын гаскәре өлкәсе, Дон өлкәсе[d], Донской округ[d], Ростов өлкәсе һәм Төньяк Кавказ крае[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Лысенко, Юрий Евгеньевич[d] |
Халык саны | 163 674 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 80 метр |
Кардәш шәһәр | Изерлон, Сремски-Карловси, Акмәсҗит[2] һәм Кронштадт |
Мәйдан | 128 км² |
Почта индексы | 346400–346499 |
Рәсми веб-сайт | novochgrad.ru |
Җирле телефон коды | 8635 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Новочеркасск Викиҗыентыкта |
Шәһәр Аксай елгасы уң ярында, аңа Тузлов (Тозлы) елгасы кушылу урынында, Тындагы Ростовдан 40 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Төньяк Кавказ тимер юлының Новочеркасск станциясе.
Новочеркасск уртача континенталь климаты зонасында урнашкан. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +8,9 °C, Уртача еллык һава дымлылыгы — 77%. Явым-төшемнәр саны — 605 мм.
Кыш җылы, иң салкын периоды — гыйнвар ахыры-февраль башы; җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы.
Новочеркасск климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | −2 | −1 | 5 | 16 | 23 | 26 | 30 | 28 | 23 | 14 | 7 | 1 | 14 |
Уртача температура, °C | −5,7 | −4,8 | 0,6 | 9,4 | 16,2 | 20,2 | 23,0 | 22,1 | 16,3 | 9,2 | 2,5 | −2,6 | 8,9 |
Уртача минимум, °C | −8 | −8 | −3 | 5 | 11 | 15 | 17 | 16 | 11 | 5 | 0 | −5 | 5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 60 | 40 | 40 | 50 | 55 | 60 | 55 | 40 | 40 | 30 | 55 | 80 | 605 |
Чыганак: Яндекс-погода [значения средней температуры взяты из СНиП 23-01-99* «Строительная климатология»] |
1805 елда Дон гаскәренең яңа башкаласы буларак атаман Матвей Платов тарафыннан нигезләнә.
1856 елда Новочеркасск шәһәрендә 10 чиркәү, 3125 йорт һәм 218 лавка (кибет) исәпләнгән.
Россия ватандашлар сугышы вакытында — большевикларга каршы булган казаклыгы үзәге.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 25 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. Алман оккупациясе вакытында — вермахт ягында сугышкан казак частьләрнең оештыру үзәге. 1943 елның 13 февралендә азат ителә.
1962 елда биредә бәяләр арттыруга каршы эшчеләрнең демонстрациясе корал белән бастырыла.
1811[4] | 1840[5] | 1856[4] | 1897[6] | 1914[4] | 1926[4] | 1931[4] | 1939[4] | 1959[7] | 1970[8] | 1979[9] | 1989[10] | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~6 700 | 17 846 | ~17 900 | 51 963 | ~69 100 | ~56 400 | ~67 400 | ~75 900 | 95 453 | 162 365 | 183 055 | 187 973 | 170 822 | 169 039 |
Новочеркасск — Ростов өлкәсенең эре сәнәгый үзәге.
Сәнәгатьнең төп тармаклары — химия һәм машиналар төзү. Электровозлар заводы, магнитларны җитештерү.
Машиналар төзү заводы, нефть машиналар төзү заводы, станоклар төзү заводы, электод заводы, синтетик матдәләр заводы, химик заводы, силикатлы кирпеч заводы, һ.б. Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре.
Новочеркасск тирәсендә — Новочеркасск ДРЭС-ы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.