Никарагуа
From Wikipedia, the free encyclopedia
Никара́гуа Җөмһүрияте́ (исп. República de Nicaragua [reˈpuβlika ðe nikaˈɾaɣwa]) — Үзәк Америкада, Коста-Рика һәм Һондурас арасында урнашкан дәүләт. Үзәк Америка илләре арасында мәйданы буенча беренче булып санала.
| |||||
Шигарь: «En Dios Confiamos (Аллага өмет баглыйбыз)» | |||||
Никарагуа милли һимны | |||||
Рәсми тел | испан теле | ||||
Башкала | Манагуа | ||||
Идарә итү формасы | Президент җөмһүрияте | ||||
Президент Вице-президент | Даниэль Ортега Омар Халлсевенс | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 129 494 км² | ||||
Халык саны • Бәя (2013) • Җанисәп (2012) • Халык тыгызлыгы | ▼6 017 084[1] 6 071 045 кеше | ||||
ТЭП • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
|||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
14 145 852 101 $[2] һәм 15 671 583 878 $[2] $ | ||||
КПҮИ (2013) | 0,599[3] (уртача) | ||||
Акча берәмлеге | никарагуанская кордоба[d] | ||||
Интернет-домен | .ni | ||||
ISO коды | NI | ||||
ХОК коды | NCA | ||||
Телефон коды | +505 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC−06:00 һәм America/Managua[d][4] | ||||
Җини коэффициенты | 46,2[5] |
Никарагуа — җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1987 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул турыдан-тыры һәзм яшерен тавыш бирү юлы белән 5 еллык мөддәткә сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне Милли ассамблея (берпулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.
Никарагуаның башкаласы Манагуа илнең иң зур шәһәре һәм Үзәк Америкада зурлык буенча өченче шәһәр булып тора. Алты миллионлы күпмилләтле халыкка җирле халыклар, Аурупалылар, Африканнар һәм Азиялеләр керә. Төп тел - испан теле. Көнчыгыш ярның җирле кабиләләре үз телләрендә сөйләшә.
Испан Империясе регионны 16-ынчы гасырда яулап алган. Никарагуа Испаниядән бәйсезлеккә 1821 елда ия булган. Бәйсезлектән бирле, Никарагуа сәяси тәртипсезлекләр, диктаторлык һәм финанс кризислар кичергән - шуларның иң мәшһүре 1960-ынчы һәм 1970-енче елларда Никарагуа Инкыйлабына китергән. Никарагуа вәкаләтле демократик җөмһүрият.
Мәдәни йолаларның катышмасы сәнгатьтә һәм әдәбиятта әһәмияткә ия төрлелеккә китергән, бигрәк тә соңгысына Никарагуа шагыйрьләре һәм язучылары кертемнәргә күрә, шулар арасында Рубен Дарио, Пабло Антонио Квадра һәм Эрнесто Карденал. Биологик төрлелек, җылы тропик климаты һәм актив вулканнары Никарагуаны популярлыгы үсүче турист максаты итә.