From Wikipedia, the free encyclopedia
Нигәр Җамал (әзери. Nigar Camal) — Азәрбайҗан җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.
Нигәр Җамал әзери. Nigar Camal | |
Евровидение 2011 финалында Эльдар Касыймов белән чыгыш вакытында | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Туу көне |
7 сентябрь 1980 (44 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2011— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы |
Моң |
сопрано |
Кораллар |
тавыш[d] |
Жанрлар |
поп, R'n'B, соул |
Псевдонимнар |
Nikki |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр | |
eldarnigar.eurovisiontalents.com | |
IMDb |
Нигәр 1980 елның 7 сентябрендә Бакыда туа. 2001 елда Хаҗар университетының икътисад бүлеген тәмамлый. Укуын бетергәч, күпмедер вакыт Лондонда яши, музыка белән шөгыльләнә[1].
Евровидение бәйгесендә катнашу хыялы Нигәрдә 2000 елда туган. Нәкъ шул елда татар җырчысы Алсу «Соло» дигән җыры белән Евровидениедә 2 нче урын алган иде. Алсу ул вакытта Азәрбайҗанда бик популяр булган. Берәр кайчан мин дә Алсу кебек Европа сәхнәсенә менсәм иде, дип хыялланган булган Нигәр.
2011 елда Евровидение 2011 бәйгесендә Эльдар Касыймов белән бергә чыгыш ясый. Ярымфиналда дуэт 206 балл алып, 2 нче урынга ирешә. Финалда исә алар 221 балл туплый алалар һәм бәйге җиңүчесе булып игълан итәләр. Эльдар белән Нигәрнең уңышы нәтиҗәсендә Евровидение 2012 бәйгесе Бакыда үтәчәк.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.