Әфганстан Ислам Әмирлеге премьер-министры From Wikipedia, the free encyclopedia
Мулла Мөхәммәд Хәсән Ахунд (пушту محمدحسن آخند, Әфганстан, Кандагар провинциясе, Пәнҗвай районы, Пашмул) — Әфганстанның дини һәм сәяси эшлеклесе, 2021 елның 7 сентябреннән — Әфганстан Ислам Әмирлегенең премьер-министры вазифаларын башкаручы[1][2].
Мөхәммәд Хәсән Ахунд | |
---|---|
Әфганстан Ислам Әмирлеге премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 7 сентябре | |
Президент | ӘИӘ мөселманнар әмире Һибәтулла Ахунзадә |
Аңа кадәр | Абдулла Абдулла Абдул Кәбир |
Әфганстан тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 1996 ел – 2001 ел | |
Кандагар провинциясе губернаторы | |
Вазыйфада 1996 ел – 2001 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 1945 Әфганстан, Кандагар провинциясе |
Сәяси фирка | фиркасез |
Белем | мәдрәсә |
1990-еллар уртасында Әфганстан территориясенең зур өлешен контрольгә алган «Талибан» хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
Әфганстанның Кандагар провинциясе Пәнҗвай районы Пашмул торак пунктында туган. Милләте буенча пуштун. Нәселе хәзерге Әфганстанның элгәресе булган Дуррани империясенә нигез салучы, сәргаскәр Әхмәд-шаһ Дурранига (1722—1772) бәйле.
1996—2001 елларда Әфганстанның «Талибан» хәрәкәте контрольдә тотучы территориясендә тышкы эшләр министры һәм премьер-министр урынбасары вазифаларын биләгән. Талиблар режимы вакытында Кандагар провинциясе губернаторы булып тора.
«Талибан» хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәд Омарның (2011 елда үтерелгән) сәяси киңәшчесе була.
2009 елда «Талибан» хәрәкәте җитәкчелеге шурасы әгъзасы, аннан шура башлыгы булып сайлана.
2001 елның гыйнварыннан — Берләшкән Милләтләр Оешмасының санкция исемлегендә[3].
2021 елның 7 сентябрендә «Талибан» хәрәкәте Әфганстан Вакытлы хөкүмәтенең яңа составын игълан итә. Премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп Мөхәммәд Хәсән Ахунд билгеләнә.
Ислам буенча берничә дини хезмәт авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.