![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fc/Vertical_section_human_cornea-Gray871.png/640px-Vertical_section_human_cornea-Gray871.png&w=640&q=50)
Мөгезкатлау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөгезкатлау, мөгезпәрдә, мөгезматдә катлавы (рус. Роговая оболочка) (лат. cornea) — күз алмасының алгы иң кабарынкы үтә күренмәле тышчасы, күзнең яктылык сындыручы мохитларның берсе.
Мөгезкатлау | |
![]() | |
Нәрсәгә тоташа | күз агы һәм tear film[d] |
---|---|
NCI Thesaurus идентификаторы | C12342 |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/f/fc/Vertical_section_human_cornea-Gray871.png)
2. Боумен мембранасы
3. Мөгезкатлау стромасы
4. Десцемет катлавы
5. Мөгезкатлау эндотелие
Мөгезкатлау күзнең тышкы катлауның якынча 1/6 мәйданын тәшкил итә. Ул кабарынкы-батынкы күренешле, батынкы өлеше артка караган линза сыман. Мөгезматдә диаметры абсолют константа диярлек һәм 10±0,56 мм тәшкил итә, әмма вертикаль үлчәме, гадәттә, 0,5—1 мм горизонтальдән азрак. Мөгезкатлау калынлыгы үзәк өлешендә 0,52—0,6 мм, кырый буенча— 1-1,2 мм. Мөгезкатлау матдәсенең сындыру күрсәткече 1,37, сындыру көче — 40 дптр. Мөгезкатлауның кәкрелек радиусы якынча 7,8 мм тәшкил итә.
Мөгезкатлау диаметры туганнан соң 4 яшькә кадәр берникадәр арта һәм бу яшьтән константа булып санала. Ягъни күз алмасының зурлыгы үсеше мөгезкатлау диаметрының яшь ягыннан үзгәрешен узып китә. Шуңа күрә кечкенә балалар күзләре олыларныкына караганда зуррак күренә.