Русия Ферерациясы From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы, рус. Мечетлинский район ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).
Мәчетле районы | |
баш. Мәсетле районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Дуван-Мечетлинский район |
Атама | Мәсетле районы[1] |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Олы Ыктамак[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+06:00, YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 25 032 (2010)[2] |
Административ бүленеше | Большеустьикинский сельсовет[d], Абдулла авыл җирлеге (Мәчетле районы), Алегазовский сельсовет[d], Большеокинский сельсовет[d], Дуван-Мечетлинский сельсовет[d], Кургатовский сельсовет[d], Ләмәзтамак авыл советы[d], Малоустьикинский сельсовет[d], Новомещеровский сельсовет[d], Яңа Явыш һәм Юнусовский сельсовет[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Свердловск өлкәсе[1], Балакатай районы[3], Кыйгы районы[1] һәм Дыван районы[1] |
Мәйдан | 1557 км² |
Почта индексы | 4525ХХ |
Рәсми веб-сайт | mechetly.bashkortostan.ru |
Җирле телефон коды | 34770 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Мәчетле районы Викиҗыентыкта |
һәм
Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай, Кыйгы, Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.
Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан)[4]
Ел | Халык саны | башкортлар | татарлар | руслар | башкалар |
---|---|---|---|---|---|
1939 | 29111 | 14392 (49,44 %) | 7988 (27,44 %) | 6484 (22,3 %) | 247(0,85 %) |
1959 | 26409 | 12536 (48,1 %) | 7654 (29,4 %) | 5711 (21,9 %) | 148 (0,57 %) |
1970 | 28012 | 13739 (49,0 %) | 8702 (31,1 %) | 5296 (18,9 %) | 275 (1 %) |
1979 | 25406 | 12866 (50,64 %) | 7372 (29,0 %) | 4900 (19,3 %) | 268 (1,05 %) |
1989 | 23406 | 12042 (51,45 %) | 6983 (29,83 %) | 4180 (17,86 %) | 201 (0,86 %) |
2002 | 25604 | 14961 (58,4 %) | 6052 (23,64 %) | 4252 (16,6 %) | 339 (1,3 %) |
Района барлыгы 11 татар авылы бар.
1939[5][6] | 1941[7] | 1959[8][6] | 1970[9][6] | 1979[10][6] | 1989[11][6] | 2002[12][6] | 2008[13] | 2009[14] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
29 111 | ↘26 592 | ↘26 300 | ↗28 069 | ↘25 406 | ↘23 408 | ↗25 604 | ↗26 312 | ↗26 426 | ↘25 032 |
2012[15] | 2013[16] | 2014[17] | 2015[18] | 2016[19] | 2017[20] | 1 гый 2018[21] | 1 гый 2019[22] | 2021[23] | |
↘24 671 | ↘24 440 | ↘24 160 | ↘23 726 | ↘23 409 | ↘22 983 | ↘22 706 | ↘22 368 | ↗22 633 |
2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%). Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).[24][25]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.