From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәркәб (гарәп. مركب мәркәб — «ияр»[1]; Пегас α, Пегас альфасы, α Peg) — Пегас йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,49m тәшкил итә. Бу йолдыз якынча 133 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Аның өслегенең температурасы 11 000 К тәшкил итә, ә яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр артыграк. Мәркәб йолдызлар эволюциясенең ахырында тора, тиздән гелий януы чорына керә һәм кызыл зур йолдызга әверелә.
Мәркәб Зур дүртпочмак астеризмының дүрттән бер йолдыз. Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мәркәб (гарәп. مركب мәркәб — «ияр», ингл. Markab, рус. Маркаб) «Пегасның ияре» белдерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.