Мудра
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мудра (Калып:IPAc-en; Санскрит телендә: मुद्रा, IAST mudrā, "мөһер", "билге", яки "ишарә"; Калып:Bo, ул Һинд динендә, Җәйничелектә һәм Буддачылыкта ритуаль ишарә яки поза.[1] Кайбер мудралар бөтен тән белән күрсәтелсә, күпчелеге куллар һәм бармаклар белән башкарыла.[2]
Һиндстан диннәренең иконографиясендә һәм рухи практикасында рухи ишарәләр булып эшкә җигелү белән беррәттән, мудраларның Һиндстан биюендә һәм Йогада күп формаларда мәгънәләре бар. Мудраларның һәр тармакта (һәм диндә) кулланылган диапазоны төрле, әмма кайберәүләре кисешә. Өстәвенә күп Буддизм мудралары Көньяк Азиядән тыш кулланыла, һәм шунда төрле асаба формаларга ия.
Хатха Йогада мудралар пранаяма (Йога сулау күнегүләре) белән бергә кулланылалар, гадәттә утырган позициядә, сулыш белән бәйләнгән тәннең төрле өлешләрен стимуляцияләү һәм тәндә прана, шукра (ир кеше психо-җенси энергиясе), боддхичитта, амрита һәм тән аңы агымына йогынты ясар өчен. Башка борынгырак тантрик мудралардан аермалы буларак, Хатха Йога мудралары гадәттә эчке гамәлләр, алар оча төбен, диафрагманы, тамакны, күзләрне, телне, анусны, гениталияләрне, эчне һәм тәннең башка өлешләрен кулланалар. Бу мудралар төрлелегенең мисаллары булып Мула Бандха, Махамудра, Випарита Карани, Кхечари Мудра һәм Ваджроли Мудра тора. Болар Амритасиддхида өчкә кадәр киңәйтелгәннәр, Гһеранда Самһитада 25-кә кадәр киңәйтелгәннәр, һәм Хатха Йога Прадипикада классик ун тупланмасына кадәр киңәйтелгәннәр.