Мосо халкы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мосо (кытайча 摩梭, пиньинь: Mósuō, үзатамалары — на) — наси милли төркеменә керүче халык, Кытайның Сычуань һәм Юньнань провинцияләрендә, Тибет автономиясе чигендә, Һималай тауларындагы Лугу күле буенда яши.[1].
Мосо халкы | |
Үз аталышы |
На |
---|---|
яшәү җире |
Кытай Халык Җөмһүриятеның Сычуань һәм Юньнань провинцияләрендә, Тибет автономиясе чигендә, Һималай тауларындагы Лугу күле буенда |
Теле |
наси диалекты |
Дине |
Донгба, Тибет буддачылыгы, даочылык |
Бүтән халыкка керүе |
наси милли төркеменә керә |
Кардәш халыклары: |
наси |
Мосо халкы Викиҗыентыкта |
Мосо милли үзаңы
Мосо кабиләләренең культурасы наси төркеменең башка халыкларыныкыннан аерылып торса да, КХР хакимияте аларның барысын да бер милләт дип саный.
Чынбарлыкта мосолар үзләрен башка насиларга охшаш булмаган мөстәкыйль милли төркем дип таный. Һәм бу аерымлану мосо җәмгыяте төзелешенең һәм иҗтимагый тормышының бөтен тармакларында да чагылыш таба.