![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6d/Mnemosyne_%2528color%2529_Rossetti.jpg/640px-Mnemosyne_%2528color%2529_Rossetti.jpg&w=640&q=50)
Мнемосина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мнемоси́на, Мнемозина (бор. грекча Μνημοσύνη) — борынгы грек мифологиясендә[1] хәтер төшенчәсен гәүдәләндерүче алиһә, Уран белән Гея кызы (башка фаразлар да бар), титанида. Бу шулай ук аскы дөньядагы елга исеме дә.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6d/Mnemosyne_%28color%29_Rossetti.jpg/640px-Mnemosyne_%28color%29_Rossetti.jpg)
Зевстан туган Музыаларның (Евтерпа, Клио, Талия, Мельпомена, Терпсихора, Эрато, Полигимния, Урания, Каллиопаның) анасы. Зевс аны көтүче кыяфәтенә кереп дәртләндергән. Зевс аның белән бергә ятакта тугыз төн үткәргән, Музаларны ул Пиерия[2] шәһәрендә тапкан. Аны "Элевфера биеклекләре (Һесиод буенча) патшабикәсе" дип тә атыйлар.
Борынгы грек язучысы һәм географы Павсаний мәгълүматы буенча, Лейбадеядагы (Беотия өлкәсендә) Трофония мәгарәсе янында ике чишмә булган: Лета (оныту) и Мнемосина (хәтерләү).
Хәтерне гәүдәләндерүче Мнемосина — Кронос белән Океаносның сеңелесе. Ул тәгаен белү сәләтенә ия: Һесиод буенча, ул "элек һәм хәзер булганның, киләчәктә ни булачагын барысын да белә. Шагыйрь музалар тарафыннан илһамландырылганда мәгълүматны Мнемосинаның хәтер чыганагыннан ала; димәк, ул бөтен башлангычларны танып белү сәләтенә ия була.
Ул фикер йөртү ысулларфын ачкан һәм бар нәрсәгә исем-атама бирү тәртибен урнаштырган. LXXVII (77 нче) орфик гимн аңа багышланган.
1859 елда ачылган Мнемозина астероиды Мнемосина хөрмәтенә аталган.