Мирфәкъ
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1]; Персей α, Персей альфасы, α Per) — Персей йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,79m тәшкил итә. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Мирфәкъ Кояштан 5400 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 56 тапкыр артыграк.