Мигъраҗ кичәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мигъраҗ (гарәп. معراج, югарыга күтәрелү мәгънәсендә) — Ислам дине буенча Мөхәммәт пәйгамбәрнең Борак исемле ат сыман мәхлукка атланып күкләргә, Аллаһның катына күтәрелүе. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз була.
Ислам мәдәнияте |
---|
Архитектура |
Гарәб • Әзери |
Сәнгать |
Каллиграфия • Миниатюра • Келәмнәр |
Бию |
Сәма • Бөтерелү |
Кием |
Abaya • Agal • Boubou |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел • Ураза бәйрәме • Корбан бәйрәме |
Әдәбият |
Arabic • Azeri • Bengali |
Музыка |
Dastgah • Ghazal • Madih nabawi Maqam • Mugam • Nasheed |
Театр |
Каракүз һәм Хәҗивәт • Ta'zieh? |
Дин тарихчылары әлеге вакыйга 621 елда булган дип бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.
Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый, дип санала. Пәйгамбәр «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пәйгамбәр күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рөкугъта булуына игътибар итә. Бу кичәдә Пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Ислам тәгълиматләренә күрә, шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.
Мигъраҗ кичәсендә ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.
Мигъраҗ төнендә мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.