McDonald’s Corporation (Макдо́нальдс) — АКШ ширкәте, дөньяда иң зур «тиз ризык» рестораннар челтәре. 2009 елның Fortune Global 500 исемлегенә керә (388 нче урын). Штаб-фатиры Чикаго янында булган Оук-Брукта урнаша.
McDonald’s | |
Байрак[d] | |
Тармак | тиз хезмәт күрсәтү ристараннары челтәре[d], җәмәгать туклануы[d], accommodation and food service activities[d][1] һәм пищевая и табачная промышленность[d][1] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 15 май 1940 |
Рәсми исем | McDonald's Corporation |
Кушамат/тәхәллүс | Mickey D's, Megges, McDo, Mekáč, Мак; Макдак, マック, マクド, 麥記, Meki, Mekdi һәм Méqui |
... хөрмәтенә аталган | Ричард һәм Морис МакДональдлар[d] |
Нигезләүче | Рей Крок[d] һәм Ричард һәм Морис МакДональдлар[d] |
Башкарма мөдир | Кемпчински, Крис[d] |
Шигарь тексты | I'm loving it, Ich liebe es, C'est tout ce que j'aime, вот что я люблю, Me encanta, 我就喜欢, Gosto tanto һәм Я це люблю |
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары[2] |
Оештыру-хокук формасы | Делавэр корпорациясе[d][3] |
Тулаем активлары | 52 626 800 000 $[4] |
Үз капиталы | −7 824 900 000 $[4] |
Гомуми керем | 23 182 600 000 $[5] |
Саф керем | 6 177 400 000 $[5] |
Операцион керем | 9 371 000 000 $[5] |
Базар капитализациясе | 173 430 000 000 $[6] |
Барлыкка килгән урыны | Сан-Бернардино |
Хуҗасы | Vanguard Group[d][7], BlackRock[d][7] һәм State Street Corporation[d][7] |
Бәйле оешмалар | McDonald's Canada[d], McDonald's Philippines[d], McDonald's France[d] һәм McDonald’s в России[d] |
Моның хуҗасы | Университет гамбургерологии[d], Shamrock Shake[d] һәм 600 @ Toa Payoh[d] |
Бизнес бүлекчәсе | McCafé[d][8] |
Штаб-фатирының урнашуы | Чикаго[9] |
Биржа | Nyu-York fond birjası[10] һәм Tokio fond birjası |
Хезмәткәрләр саны | 200 000 (31 декабрь 2020)[11] |
Бүләкләр | |
Талисман персонажы | Рональд Макдональд[d] |
Җитештерә | тиз туклану[d] |
Рәсми веб-сайт | mcdonalds.com(ингл.) |
Внешний аудитор | Ernst & Young LLP[d][14] |
Профсоюз | Mcdonald's worker's union Japan[d] һәм McDonald's and unions[d] |
Number of branches | 40 275[15] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 4 780 389 һәм 698 000 ± 999[16] |
Рәсми кибет URL-ы | goldenarchesunlimited.com(ингл.) |
Official jobs URL | careers.mcdonalds.com(фр.)(алм.)(исп.) |
Элемтәгә керү бите | mcdonalds.com/us/en-us/contact-us.html[17] |
Ссылка на страницу с информацией о местоположении | mcdonalds.com.ph/store(ингл.), mcdonalds.hr/lokacije/(хорв.), mcdonalds.co.id/locations(индон.), mcdonalds.ro/restaurante(рум.), mcdonalds.com/us/en-us/restaurant-locator.html(ингл.), mcdonalds.com/ie/en-ie/restaurant-locator.html(ингл.), mcdonalds.com/ca/en-ca/restaurant-locator.html(ингл.), mcdonalds.com/gb/en-gb/restaurant-locator.html(ингл.), mcdonalds.co.za/locate(ингл.), map.mcdonalds.co.jp(яп.), mcdonalds.fr/restaurants(фр.) һәм mcdelivery.co.in/restaurants-nearby(ингл.) |
McDonald’s Викиҗыентыкта |
Тарих
Ширкәтне 1940 елда бертуган Дик һәм Мак Макдоналдлар нигезлиләр. 1948 елда беренче тапкыр «тиз ашау» принцибы уйлап чыгарыла. Беренче ресторан исә Сан-Бернардинода (Калифорния) ачыла.
1954 елда Рей Крок Макдоналд бертуганнардан франчайзинг буенча агент булу хокукын сатып ала. 1955 елда ул Иллинойс штатында урнашкан Дес-Плейнз шәһәрендә үзенең беренче McDonald’s ресторанын ача (хәзерге вакытта бу ширкәт музее). 1955 елда Крок McDonald’s System, Inc ширкәтен терки (1960 елда исеме McDonald’s Corporation-га үзгәртелә).
Хәзерге эшчәнлек
2009 елның июненә McDonald’s маркасы астында 118 төрле илдә урнашкан 32 060 ресторан эшләде. Рестораннарның төп ассортименты — гамбургерлар, сэндвичлар , бәрәңге фри, десертлар, эчемлекләр һ. б. Кайбер илләрдә сыра сатыла.
2008 ел да ширкәттә 400 мең кеше эшләде. Шул ук елда ширкәт табышы $23,5 млрд тәшкил итте.
Русиядә ширкәт хәләте
Ширкәтнең Русиядәге беренче рестораны 1990 елның 31 гыйнварында Мәскәүдә ачылды. Бу чын сенсация булды, чөнки ресторанга эләгер өчен берничә сәгать чиратта басып торырга туры килде. Ачылу көнендә ресторанда 30 мең кеше булды. 1996 елда McDonald’s Санкт-Петербург шәһәрендә дә ачыла.
Татарстанга килгәндә исә, Казанда 9, Яр Чаллыда 2, Түбән Камада һәм Әлмәттә 1 McDonald’s бар.
Тәнкыйть
Хәзерге вакытта McDonald’s ширкәте зур тәнкыйть астына дучар була. «Super Size Me» документаль фильмында төп каһарман 20 көн дәвамында фастфудны гына ашаган иде, шул исәптән көненә кимендә бер тапкыр McDonald’s-та ашарга тиеш иде. Эксперимент тәмамлангач, сәламәтлек өчен нәтиҗәләр шаккатыргыч иде (мәсәлән, авырлык 12 кг-га артты).
McDonald’s-ны күп химик маддәләрне, канцерогеннарны кушуда гаеплиләр. Шулай ук «Макдоналдс» ширкәтен еш кына глобализациянең тискәре нәтиҗәсе буларак атыйлар.
Шулай ук карагыз
- Фастфуд
- Гамбургер
Сылтамалар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.