From Wikipedia, the free encyclopedia
Магомедсалам Магомедали улы Магомедов (1964 елның 1 июне, Леваши, Дагстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Дагстан Республикасы халык җыены рәисе (2006 елның 20 февраленнән алып 2007 елның 11 мартына кадәр), Дагстан Республикасы Президенты (2010 елның 20 февраленнән 2013 елның 28 гыйнварына кадәр), Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары (2013 елның 28 гыйнварыннан).
Магомедсалам Магомедов | |
---|---|
Туган | 1 июнь 1964 (60 яшь) Леваши[d], Левашинский район[d], Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Дагстан дәүләт университеты һәм Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, футболчы, икътисадчы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Ата-ана |
|
Спорт такымы әгъзасы | Динамо[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор һәм профессор[d] |
Дагестанның элеккеге җитәкчесе Магомедали Магомедов улы.
Магомедсалам Магомедов 1964 елның 1 июнендә Дагстан АССРның Леваши авылында туа. Милләте буенча — даргин.
1981—1986 елларда — Дагстан дәүләт университетының икътисад факультеты студенты. Даргин, рус һәм инглиз телләрен белә[1].
1986 елдан Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институты стажер-тикшеренүчесе, аспиранты. Анда хезмәт икътисады кафедрасында кандидатлык диссертациясен яклый.
1991 елдан 2001 елга кадәр Дагстан дәүләт университетының икътисад һәм социология кафедрасы мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор.
1998 елның гыйнварыннан Дагстан Хөкүмәте рәисе каршындагы эксперт (конкурс) комиссиясенең эшче төркемен җитәкли.
2001—2006 елларда Дагстан Хөкүмәтенең Каспий диңгезе шельф секторын үзләштерү буенча эшче төркемен җитәкләгән.
Дагстан Республикасы Халык җыены депутаты итеп өч чакырылыш сайланган.
2006 елның 20 февраленнән 2007 елның 4 апреленә кадәр — Дагстан Республикасы халык җыены рәисе[2].
2010 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Дагстан Республикасы халык җыены каравына Магомедов кандидатурасын Дагстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирү өчен кертә[3]. 2010 елның 10 февралендә Дагстан Республикасы халык җыены тарафыннан Дагстан Республикасы Президенты вазыйфасына раслана.
2010 елның 18 декабреннән 5 июленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы[4][5].
2013 елның 28 гыйнварында Дагстан Президенты вазыйфасыннан азат ителә һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә[6][7][8][9].
Россия федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2013 елның 1 марты)[10].
2001 елдан 2002 елга кадәр «Анжи» футбол клубы вице-президенты.
Икътисад фәннәре докторы, профессор, Дагстан дәүләт университетының икътисад һәм социология кафедрасын җитәкли[11][12].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.