From Wikipedia, the free encyclopedia
Магомедали Магомедович Магомедов (1930 елның 15 июне, Леваши, Дагстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Дагстан АССР Министрлар советы рәисе (1983—1987), Дагстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе (1987—1990), Дагстан АССР / Дагстан ССР / Дагстан Республикасы Югары Советы рәисе, Дагстан Республикасы Дәүләт советы рәисе (1994—2006). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2019).
Магомедали Магомедов | |
---|---|
Туган телдә исем | мориори МяхӀяммадла урши МяхӀяммадгӀяли |
Туган | 15 июнь 1930 Леваши[d], Левашинский район[d], Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР |
Үлгән | 4 декабрь 2022[1] (92 яшь) Махачкала, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Дагстан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d] һәм Дагстан дәүләт университеты |
Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Йортыбыз – Русия[d] |
Балалар | Магомедсалам Магомедов |
Магомедали Магомедов 1930 елның 15 июнендә Дагстан АССРның Леваши районы Леваши авылында тау хезмәтчәннәре гаиләсендә туа. 1949 елда Леваши урта мәктәбен тәмамлаганнан соң укытучы һөнәрен сайлый. 1950 елда ул Дагстан укытучылар институтына укырга керә. Ике елдан соң институтны уңышлы тәмамлый. , Леваши районының Югары Лабкомахи җидееллык мәктәбе укытучысы аннары директоры булып эшли, соңрак Леваши район халык мәгарифе бүлеген җитәкли.
1957 елда аңа авыл хуҗалыгын күтәрүне йөклиләр һәм Коминтерн исемендәге колхоз рәисе итеп, ә 1966 елда Левашино авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. 1968 елда читтән торып Дагстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1969 елда Леваши районы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1970 елның декабрендә партия эшенә күчә һәм СБКФның Леваши райкомының беренче секретаре була. 1975 елның сентябрендә СБКФның Дагстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
1979 елның гыйнварыннан Дагстан Хөкүмәтендә, башта Дагстан АССР Министрлар советы рәисе урынбасары, ә 1983 елның маеннан — республика министрлар советы рәисе булып эшли башлый. 1987 елның августында XI чакырылыш Югары Советының алтынчы сессиясендә закон чыгару хакимияте башлыгы була — Дагстан АССР Югары советы президиумы рәисе итеп сайлана. 11 чакырылыш ССРБ Югары советының (1984—1989) Милләтләр советы депутаты[2].
1990 елда РСФСР халык депутаты һәм Дагстан АССРның халык депутаты итеп сайлана. 1990 елның 24 апрелендә Дагстан АССР халык депутатларының I съездында Дагестан АССР Югары советы рәисе итеп сайлана. 1993 елның декабрендә 5 нче номерлы Дагстан ике мандатлы сайлау округы буенча Федерация Советы әгъзасы итеп сайлана. Федерация эшләре, Федератив килешү һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы.
1994 елның 26 июлендә Дагстан Республикасы Дәүләт советы рәисе итеп сайлана. 1996 елның гыйнварында яңадан Федерация советы составына керә. 1996 елның 22 мартында Дагстан Республикасы Конституция җыелышы Дәүләт советы вәкаләтләрен 1998 елның 26 июленә кадәр озайткан. Шул ук елны республиканың Конституция җыелышы аны Дәүләт советы рәисе итеп яңадан сайлый.
2000 елның 2 сентябреннән 2001 елның 12 мартына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы[3][4].
2002 елның җәендә Дагестан Конституция җыелышы карары белән Дагстан Дәүләт советы рәисе итеп яңадан сайлана.
2006 елның 16 февралендә Президент Владимир Путин белән очрашудан соң үзенең вакытыннан алда отставкасы турында белдергән.
18 февральдә Путин аңа Россия дәүләтчелеген һәм федератив мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча Россия Президенты каршындагы комиссия составына керергә тәкъдим итә.
Дагстан Республикасы Дәүләт советының мактаулы рәисе.
Зөлгиҗәт Магомедовага өйләнгән. Өч улы (Магомед, Гаджимурад, Магомедсалам) һәм ике кызы (Зәйнәп, Тагибат) бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.