Ленар Шәех
татар шагыйре, журналист / From Wikipedia, the free encyclopedia
Ленар Шәех, тулы исеме Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим (филология фәннәре кандидаты, 2012). РФ Журналистлар (2006 елдан), Татарстанның Журналистлар (2006 елдан) һәм Язучылар (2007 елдан) берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе (2012 елдан), «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон, 2016 елдан), Россия Язучылар берлеге (2020 елдан) әгъзасы. Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015), Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013), ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017) Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Кыска фактлар Ленар Шәех, Туган телдә исем ...
Ленар Шәех | |
---|---|
Туган телдә исем | Ленар Миңнемөһим улы Шәехов |
Туган | 4 октябрь 1982(1982-10-04) (41 яшь) Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, журналист |
Эш бирүче | Татарстан китап нәшрияты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013), ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017) Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020) |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Ябу
Википедиядә Шәехов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.