![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/f5/LocationSouthernAfrica.png/640px-LocationSouthernAfrica.png&w=640&q=50)
Көньяк Африка
From Wikipedia, the free encyclopedia
Көньяк Африка кыйтганың Конго (Заир) — Замбези елгаларының субүләреннән көньякка таба яткан өлешен алып тора. Көньяк Африка яссы таулыгы үзәк өлешендә түбәнәя, һәм казанлыкта Калахари чүле ята. Читләренә таба яссы таулык акрынлап күтәрелә, ә көнчыгышта Дракон тауларына күчә. Иң көньякта җыерчыклы-кантарлы Кап таулары күтәрелеп тора, алар Көньяк Африканың барлык калган өлешенә караганда яшьрәк. Көньяк Африканың зур өлешен саванналар алып тора. Дымлылык шартлары бертигез булмаганлыктан, саванналар бик тә күптөрле.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/f/f5/LocationSouthernAfrica.png)
Көньяк Африканың мәйданы - 6,605,628,1 км².
БМО буенча Көньяк Африкага түбәндәге дәүләтләр керә:
Географик яктан караганда аңа шулай ук түбәндәге илләр керә:
- Ангола
- Замбия
- Зимбабве
- Комор утраулары
- Маврикий
- Мадагаскар
- Майотта
- Малави
- Мозамбик
- Реюньон
- Сейшель утраулары