Күкчәтау татар мәчете
From Wikipedia, the free encyclopedia
Күкчәтау татар мәчете (каз. Көкшетау татар мешіті) — Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә 1894 елда татарлар тарафыннан нигезләнгән мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). 1930-елларда ябылган. 1989 елда татар мәчете мөселманнарга кайтарылып бирелә. Жакия хаҗи (каз. Жақия қажы) исемендәге мәчет булып эшли.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Татар мәчете битенә күчегез.