Кызылурда өлкәсе
Казакъстандагы өлкә / From Wikipedia, the free encyclopedia
Кызылурда өлкәсе (каз. Қызылорда облысы, Qyzylorda oblysy) ― Казакъстанның көньягында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 1936 елның 15 гыйнварында Көньяк Казакъстан (хәзерге Төркестан) өлкәсенең бер өлешеннән оештырылган. Административ үзәге һәм иң эре шәһәре ― Кызылурда (элекке Перовск яки Акмәчет) шәһәре. Үзәктә 212 мең кеше яши (2018). Кызылурда 1925 елда Казакъ АССР башкаласы булган, 1927 елда башкала Алматыга күчерелгән [2].
Кызылурда өлкәсе | |
каз. Қызылорда облысы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 15 гыйнвар 1938 |
---|---|
Рәсми исем | Кызылординская область |
Дәүләт |
Казакъстан СССР |
Башкала | Кызылурда |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Сәгать поясы | UTC+06:00, Asia/Qyzylorda[d][1] һәм UTC+05:00 |
Геомәгълүматлар | Data:Kazakhstan/Qyzylorda.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Akim of Kyzylorda region[d] һәм Äkim of Kyzylorda Region[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Кушербаев, Крымбек Елеуович[d] һәм Абдыкаликова, Гульшара Наушаевна[d] |
Халык саны | 727 990 |
Нәрсә белән чиктәш | Караганды өлкәсе, Актүбә өлкәсе һәм Төркестан өлкәсе |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 226 019 км² |
Почта индексы | 120000 |
Рәсми веб-сайт | gov.kz/memleket/entities/kyzylorda(казакъ) |
Номер тамгасы коды | N,11 |
Кызылурда өлкәсе Викиҗыентыкта |
1967 елда өлкә Ленин ордены белән бүләкләнгән[3].
Мәйданы 226 мең кв. км (республика территориясенең 8,3 % ы) тәшкил итә. Халык саны – 783 099 кеше, уртача халык тыгызлыгы – 1 кв. км. га 3,4 кеше (2018) [4]. Кызылурда өлкәсе – Арал диңгезеннән көнчыгышка таба, Сырдәрья елгасының түбән агымында һәм Туран түбәнлегендә урнашкан. Казакъстан Республикасының берничә өлкәсе, шул исәптән Төркестан өлкәсе белән көнчыгышта һәм көньяк–көнчыгышта, төньякта – Олытау өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Актүбә өлкәсе белән һәм көньяк-көнбатышта Каракалпакстан Республикасы белән, көньякта Үзбәкстанның Навои өлкәсе белән чиктәш. Җирләренең күләме буенча республикада 4нче урынны алып тора.