From Wikipedia, the free encyclopedia
Куманды теле (үзтамалары къуманды, рус. кумандинский язык) — кумандыларның теле. 2000 елда рәсми рәвештә (РФ хөкүмәте карары (№ 255, 24.03.2000) белән) куманды теле РФнең «Кырый Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның җирле аз санлы халкы теле» исәбенә кертелә. Көнчыгыш төркиләрнең кыргыз-кыпчак астөркеменең алтайлар төркеменең төньяк алтай этнографик төркеменә карый.
Куманды теле | |
Үзисем: |
къуманды |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
~2 890 кеше (халык санын алу мәгълүматы буенча, 2010) |
Классификация | |
Төркем: |
|
Язу: |
Алтай краенда, Алтай Республикасында (Би(я) елгасының урта агымында) таралыш алган. 2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, кумандылар саны 3 100 кеше (шул исәптән, Алтай краенда 1 600, Алтай Республикасында 900 кеше, Кемерово өлкәсендә ~300 кеше) булган.
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча[1] РФдә кумандылар саны 2 890 кешегә (шул исәптән, Алтай краенда 1 400, Алтай Республикасында 1 062, Кемерово өлкәсендә 224 кеше) калган.
Кумандыларның күпчелеге (яртысыннан күбесе) шәһәрләрдә (Таулы Алтай (Горно-Алтайск), Таштагол, Бийск) яшәгәнлектән, русча сөйләшүгә күчкән. 1 меңнән артык (1 040) куманлы (күбесенчә өлкә һәм урта буын вәкилләре) куманлы телендә аралаша белә. Кумандылар арасында әдәби алтай теле дә киң таралыш алган. Белгечләр бәясе буенча (2009), 8 000 кеше куманды телендә аралаша белә.
Куманды телендә турочак, солтон һәм красногорск (иске барда) диалектларын (сөйләшләрен) аерып күрсәтәләр. Генетик яктан караганда, куманды теле төньяк алтай теленең (яки алтай теленең төньяк диалектллары төркеменең) бер сөйләме итеп карала. Бер яктан караганда, алтай теленең челкан сөйләше белән бергә шор теленең кондом диалектына һәм чулым-төрки теленең түбән диалектына якыная, икенче яктан караганда, көньяк алтай теле белән (яки алтай теленең көньяк диалектлары төркеме) якыная.
XX гасыр башында куманды теленә кирилл язуы нигезендә әлифба кертеп карыйлар. 1930- еллар башында латин язуы нигезендә әлифба кабул ителеп, куманды телендә башлангыч укыту кертелә.
1933 елда Н.А. Каланаков һәм К.И. Филатов мөхәррирлегендә латин язуы нигезендә куманды теле дәреслеге (букварь) нәшер ителә. Ләкин бик тиздән куманды телендә укыту бетерелә, мәктәпләр рус телендә укытуга күчерелә.
2010 елда куманды теле Бийск шәһәренең ике урта мәктәбендә факультатив буларак укытыла. 2006 елда Алтай краенда кирилл язуы нигезендә төзелгән куманды әлифбасын эченә алган «Азбука кумандан» китабы (Барнаул: Азбука, 2006) басылып чыккан.
Аа | Б б | В в | Г г | Ғ ғ | Д д | Е е | Ё ё |
Ж ж | З з | Йй | К к | Л л | JМ м | Н н | Ҥ ҥ |
Нь нь | О о | Ӧӧ | П п | Р р | С с | Т т | У у |
Ӱ ӱ | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | |
ъ | Ы ы | ь | Э э | Ю ю | Я я |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.