Кузоватово (рус. Кузоватово) ― эшчеләр бистәсе, Россия Федерациясенең Сембер өлкәсе Кузоватово шәһәр җирлеге һәм Кузоватово районының административ үзәге.

Кыска фактлар Халык саны, Нигезләнгән ...
Кузоватово
Thumb
Халык саны 7550 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1898 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00
География
Ил Россия
Координатлар 53°32'49"тн, 47°41'12"кнч
Почта индексы 433760 Edit this on Wikidata
Телефон коды 84237 Edit this on Wikidata
Thumb
Ябу

Атамасы

Тикшерүче В. Ф. Барашков фикеренчә, торак пункт атамасы шәхси мордва исеме Кузоваттан ясалган[1].

Янәшәдәге (3 км) Кузоватово[d] авылы исеме буенча аталган.

Тарих

Император Николай II 1897 елның 24 февралендә Мәскәү-Казан тимер юлы җәмгыятенә Сембердән Вырыпаевкага һәм Сызраньнан Рузаевкага кадәр тимер юл төзү өчен җирләр бүлеп алырга рөхсәт итү турында указ чыгара[2] һәм Кузоватово авылы янында «Кузоватово» тимер юл разъезды (станциясе) төзелә.

Кузоватово бистәсенә 1898 елда тимер юл төзелеше белән бәйле рәвештә «Кузоватово» разъезды (станциясе) буларак нигез салына, шуннан соң станция янында бистә үсә башлый[3].

1913 елда «Кузоватово» разъезды янындагы бистә Кузоватово волосте составына керә[3].

1924 елда «Кузоватов» разъезды Сембер губернасы Сызрань өязе Дворян волосте Кузоватово авыл советы составында[4].

1935 елда Кузоватово бистәсе Кузоватово районының административ үзәге була[5].

Кузоватово авылын Кузоватово бистәсеннән аеру өчен, аларның исемен 1нче Кузоватово һәм 2нче Кузоватово итеп үзгәртәләр[6].

Сембер өлкәсе башкарма комитетының 1957 елның 14 ноябрендәге карары белән 2нче Кузоватово авылы эшчеләр бистәсе категориясенә кертелә һәм аңа Кузоватово исеме бирелә[6].

2005 елдан ― Кузоватово шәһәр җирлегенең административ үзәге.

Халкы

Подробнее Халык саны ...
Халык саны
1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]2012[13]2013[14]2014[15]2015[16]
5000690668188034868380227909784078757775
Ябу

Инфраструктура

  • 1нче санлы «Светлячок» балалар бакчасы
  • 4нче санлы «Буратино» балалар бакчасы
  • 6нчы санлы «Аленушка» балалар бакчасы
  • 1нче урта мәктәп
  • 2нче урта мәктәп
  • 3нче урта мәктәп
  • Балалар сәнгать мәктәбе
  • Балалар-яшүсмерләр үзәге
  • Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
  • Технология техникумы. 1952 елның 8 мартында ачылган[17]
  • Район хастаханәсе
  • Мәдәният йорты
  • «Өмет җилкәне» (Парус надежды) комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге
  • «Вита» сөт комбинаты
  • Катнаш азык заводы
  • «Фанверк»ҖЧҖ
  • «Стройизделия» ҖЧҖ

Шәхесләр

  • Анатолий Дмитриевич Грачев (1937–2005), совет һәм Россия актеры, Россиянең халык артисты.
  • Григорий Фёдорович Васянин (1896–1973), Советлар Союзы Герое.
  • Александр Степанович Климушкин (1924–1992), Советлар Союзы Герое.
  • Валентин Степанович Кузьмин (1935–2013), РСФСР атказанган тренеры[18].

Истәлекле урыннар

  • Советлар Союзы Герое кабере, 1973.
  • Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл, 1973[19], 1989 [20].
  • Су кудыру манарасы, 1898 ― Кузоватово символы.
  • Тимер юл өеме астында күпер-туннель, 1897[21]
  • «Балта остасы Сорокин әкиятләре» балалар паркы[22].
  • Зөя елгасы башланган урын ― Сембер өлкәсе башкарма комитетының 1989 елның 23 декабрендәге 552 номерлы карары белән табигать һәйкәле дип расланган[23].
  • Карел каены ― төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле[24]

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.