From Wikipedia, the free encyclopedia
Куды́мкар (рус. Кудымкар, коми-перм. Кудымкар) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Кудымкар районының административ үзәге. 2005 елга кадәр — Коми-Пермяк автономияле округының үзәге.
Кудымкар | |
коми-перм. Кудымкар | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1579 |
---|---|
Рәсми исем | Кудымкар |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Кудымкар районы, Коми-Пирмәк айрат бүлгесе[d] һәм Коми-Пермяк округы |
Административ-территориаль берәмлек | Пермь крае |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 28 630 (2023)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 180 метр |
Мәйдан | 25 км² |
Почта индексы | 619000 |
Рәсми веб-сайт | kudymkar.permonline.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34260 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Кудымкар Викиҗыентыкта |
Халык саны — 28 984 кеше (2010).
Шәһәр Иньва елгасында тора, Пермьнан 201 км төньяк-көнбатышка таба урнаша. Шәһәр аша Гайнә—Менделеевск трассасы уза.
Язма чыганакларда Кудымкар беренче тапкыр 1579 елда телгә алына.
1908 елда Кудымкарда 1108 кеше яшәгән. Бу вакытта ул Пермь губернаның Саликам өязенең 3-нче станы башлыгы резиденциясе булган. Монда 4-класслы шәһәр училищесы, зимства хатын-кызлар мәктәбе, китапханә, хастаханә, ветеринар пункты, Кува елгада тегермән һәм плотина, урманчылыгы, кулланучылар җәмгыяте, ятимнәр йорты һәм гарипләр йорты булган.
1909 елда почта-телеграф бүлекчәсе ачыла. 1925 елда Кудымкар Коми-Пермяк милли округының үзәге була. 1931 елда Кудымкар шәһәр тибындагы посёлогы статусын, 1938 елда — шәһәр статусын ала.
1927 елда педагогик училище, 1929 елда урман техникумы, 1930 елда — авыл хуҗалыгы һәм медицина техникумнары ачылалар. 1931—1934 елларда Гайнә—Менделеево магистрале төзелә, ул Кудымкарны Транссебер магистрале белән тоташтыра.
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
21 801 | 26 350 | 28 375 | 33 451 | 31 914 | 28 984 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.