From Wikipedia, the free encyclopedia
Красновишерск (рус. Красновишерск, коми-перм. Вишера) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Красновишерск районының административ үзәге. Халык саны — 16 098 кеше (2010). Мәйданы — 18,57 км².
Красновишерск | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1894 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Красновишерское городское поселение[d][1] һәм Красновишерск районы |
Административ-территориаль берәмлек | Красновишерское городское поселение[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 14 164 (2023)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 130 метр |
Мәйдан | 24 км² |
Почта индексы | 618590–618594 |
Рәсми веб-сайт | krasnovishersk-adm.ru |
Җирле телефон коды | 34243 |
Красновишерск Викиҗыентыкта |
Шәһәр Вишера елгасында, Пермьнән 300 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
1894—1897 елларда рус-француз акционер җәмгыяте Вижаиха бистәсендә металлургия заводын төзи.
Красновишерск 1930 елда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелү сәбәпле Вижаиха бистәсе урынында нигезләнә; комбинат төзелешендә нигездә тоткыннар эшләгәннәр (1926 елда бистәдә махсус әһәмиятле Соловки лагеренең дүртенче бүлекчәсе, ә 1929 елдан — Вишера лагерьләренең мөстәкйль идарәсе урнашкан булган).
1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
15 207 | 14 944 | 15 917 | 18 652 | 18 260 | 16 098 |
Милли состав (2002): руслар — 92,5%, алманнар — 1,5%, татарлар — 1,4%, украиннар — 1,1%, белоруслар — 0,8%, коми-пермяклар — 0,8%.[9]
«Вишерабумпром» АҖ (целлюлоза һәм кәгазьне ясау), Ремонтлау-механика заводы, азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.