From Wikipedia, the free encyclopedia
Кече Кайбыч (Кеçе Qaybıç, рус. Малые Кайбицы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Ябалак, Бəрлебашы, Морза Бəрлебашы авыллары белән бергә Ябалак авылы җирлегенә керә.
Кече Кайбыч | |
Рәсми исем | Кече Кайбыч |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Ябалак авылы җирлеге |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 441 (2010) |
Почта индексы | 422322 |
Җирле телефон коды | 8437030 |
Казаннан 100, Олы Кайбычтан 3, Колангы тимер юл станциясеннән 23 чакрымда урнашкан. Авыл аша Бәрле елгасы ага.
Авыл бик борынгы булып санала, авылда федераль әһәмияттәге археология һәйкәле булган борынгы татар зираты урнашкан.
Риваятьләр буенча авылга Хəйбуч дигəн кеше тарафыннан нигез салына. Нәкъ бу авылдан чыккан кешеләр Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Буа районы Кайбыч авылларына нигез салалар.
1989 | 1997 | 2010 | 2011 |
---|---|---|---|
543 | 541 | 441[1] | 469 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.