From Wikipedia, the free encyclopedia
Kефей йолдызлыгы (лат. Cepheus) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы төзексез бишпочмак рәвешле йолдызлык. Йолдызлыкның көньяк өлеше Киек каз юлында ята. Күк йөзендә 587,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренүчән 148 йолдыз эченә ала.
Кефей | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Cepheus (иял. к.: Cephei) |
Кыскартма | Cep |
Нигез | Кефей |
Туры калкулык | 20h 00m тан 8h 00m кача |
Авышлык | +52° 45′ тан +88° кача |
Мәйдан | 588 кв. градус (27 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
Әлзирамин (α) — 2,45m |
Метеор агымнары |
юк |
Янәшә йолдызлыклар |
|
Йолдызлык +90° тан −2° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июль–сентябрь. | |
Прецессия сәбәпле Кефей тарафына дөньяның төньяк котыбы күчә. Шуңа күрә Әлрагый (Кефей γ) котып янында 3100 елда була, Әлфирк (Кефей β) — 5100 елдан 6500 елга кадәр котыпка якынрак була, ә 8300 елдан котып йолдызы сыйфатыны Әлзирамин (Кефей α) үзенә ала.
Кефей α — Әлзирамин (гарәп. الذراع اليمين әз-зира‘ әл-йәмин — «уң кул»[1]; ингл. Alderamin), +2,5m йолдызча зурлыктагы йолдыз 49 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Кефей β — Әлфирк (гарәп. الفرق әл-фирқ, الفرقة әл-фирқәһ — «өер»[2]; ингл. Alfirk), үзгәрмә йолдыз, Кефей β сыман үзгәрмә йолдызлар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 0,19 көн эчендә +3,15m дән +3,21m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 595 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Кефей γ — Әлрагый (гарәп. الراعي әр-ра‘и — «көтүче»[3]; ингл. Alrai), +3,22m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз Җирдән 45 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Кефей δ — Әлрәдиф (гарәп. الردف әр-рәдиф — «ияреп баручы»[4]; ингл. Alrediph), үзгәрмә йолдыз, тотылышлы йолдызлар кефейлылар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 5 көн 9 сәгать эчендә +3,5m дән +4,4m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 891 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Кефей μ - яки Анат йолдызы — Кефей йолдызлыгында урнашкан кызыл супергигант (үтә зур йолдыз), шулай ук "Гершельның анат йолдызы" булып танылган. Галактикабызда иң эре һәм йолдызча күәте иң зур булган йолдызлардан берсе (тулы яктыртучанлыгы
Кефей VV — тотылышлы куш йолдыз. Кефей VV A — иң зур йолдызлардан берсе.
Олугбәктә Әлзирамин (Кефей α), Әлфирк (Кефей β) һәм Кефей η йолдызлары бергә Кәвакибелфирк (гарәп. الكوكب الفرق әл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»[5]) исеме йөртә иде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.