агачлар төре From Wikipedia, the free encyclopedia
Карагай (лат. Lárix) - наратчалар семьялыгыннан ылыслы агачлар ыругы. Ел саен ылыс коя.
Карагай | |
Халыкара фәнни исем | Larix Mill., 1754[1] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Laricoideae[d] |
Таксонның халык атамасы | larch[2], Lork[3], 落叶松属[4], 落叶松属[5][6][7][…] һәм macesen[8] |
Нәрсәнең чыганагы | карагач[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6523[9] |
PAEnflowered taxon URL | paenflowered.org/apgii/pinales/pinaceae/larix |
Карагай Викиҗыентыкта |
Борынгы латин телендә Larix сүзе Европа карагаен аңлаткан, аны шул исәптән Өлкән Плиний, Витрувий һәм Лукан да кулланган[10]. Фәнни атама буларак, ул әдәбиятка Карл Линнейга кадәр, XVI гасыр башында кертелә. Килеп чыгышы тулысынча ачык түгел. Кайбер авторлар фикеренчә, бу исем галларда яки кельтлардагы lar сүзеннән - мул, бай (сумаласы күп). Башкалар фикеренчә, бу сүз латин теленнән laridum, lardum - "майлы" сүзеннән килеп чыккан, чөнки агачлар бик чыдамлы. Архитектура турындагы хезмәтендә Витрувий Ларигнум шәһәре турындагы легенданы искә ала. Камап алучылар аның карагайдан салынган диварларын яндыра алмаган, шуннан соң агачка бу шәһәр исеме бирелгән[11]. Карл Линней бу сүзне төр атамасы буларак карагайны карагачтан аеру өчен кулланган.
Руслар «лиственница» дигән исемне бу ылыслы агачның ел саен кышка яфраклы агачлар кебек энәсен коюына ишарәләп бирә[12]
20 гә якын төре билгеле. Евразия һәм Төньяк Американың урта, салкын (субарктик) һәм альп аралыгы (субальпик) бүлгеләре өлкәләрендә үсә. Дөньяда һәм Россиядә иң күп таралган агачлар[13]. Россиядән тыш, табигый ареалы Европа һәм Азиянең кайбер илләренең тау өлкәләрен үз эченә ала. Табигый шартларда Канада территорияләрендә дә киң таралган. АКШның төньяк территорияләрендә һәм Аляскада сирәк. Ул чиста карагай урманы булып та, башка агачлар белән бергә дә үсә. СССР территориясендә карагай урманы (барлык төрләрен исәпкә алып) 258 млн гектар мәйданны тәшкил иткән (якынча илнең барлык урманнарының 40% -ын). Ә агач чималы запасы 26 млрд м3 дан артык булган[14]. Яңа мәгълүматлар буенча, Россиядә карагай урманнары мәйданы якынча 264 миллион гектар дип бәяләнә, ә алардагы гомуми агач запасы - 23,1 миллиард м3[15].
Татарстан территориясендә интродукцияләнгән 3 төре: Даурия карагае (L. dahurica), Европа карагае (L. decidua), Себер карагае (L. sibirica) очрый. Урман хуҗалыкларында һәм торак пунктларда үстерелә. [16].
30-40 м биеклектәге бер өйле агачлар. Яраклы шартларда 50 метрга кадәр үсә. Бу очракта кәүсә диаметры 1 метрга кадәр җитә. 300-400 ел яши, 800 елга кадәр яшәгән карагайлар да теркәлгән.
Агачның ябалдашы йомшак, челтәрсыман. Яшь агачлар кояшта балкып тора, һәм алар конус формасында. Агач картайган саен төрле формага керә. Алар цилиндрсыман, түгәрәк, йомырка формасында була. Туктамас җилле урыннарда ул бер якка гына караган әләм рәвешендә була.
Ылысы бер еллык, йомшак, кыяк, ефәксыман, иртә язда ачыла, яфраклы агачлар белән беррәттән саргая. Ачык яшел төстә. «Чәчәкләре» ылыслылар белән бер үк вакытта, язын күренә. Ата «чәчәк төркемнәре» (башаклар) шарсыман диярлек, саргылт, 5-10 мм, күбесенчә яфраксыз кыска сабакларда, ботакның аскы ягында урнашкан. Ана «чәчәк төркемнәре» (күркәчекләр) озынча, кызыл, алсу, яшел, вертикаль урнашкан, бөтен үзәгендә спиральсыман утыручы кабырчыклардан тора. Җил белән серкәләнә. Шул ук елның көзенә өлгерәләр. Орлыктан үрчи. Орлыклары вак, йомырка формасында. Агач 15 елдан соң гына орлык бирә башлый. Иң уңдырышлы еллары 6 - 7 елдан соң кабатлана. Орлыкларының шытымы түбән. Тиз үсүче, яктылык яратучы, суыкка чыдам токым, туклыклы матдәләргә бай туфракта яхшы үсә.
Карагай - яктылыкны яратучы агач. Яктылык җитәрлек булган җирләрдә ул тиз үсә. 20 яшьлек агачлар елына 50 - 100 см кадәр үсә ала. Язгы кырауларга бирешми. Кыш түбән температуралы салкыннарга чыдам. Җылылыкка талымсыз, шуңа күрә Поляр түгәрәк артында да, биек тауларда да киң таралган.
Туфракка да бик талымсыз. Мүк баскан сазлыкта да, бик дымлы җирләрдә, мәңгелек туңда һәм коры кыялы тау итәгендә үсә. Әлбәттә, андый уңайсыз җирләрдә көчсез була. Яхшы туфрак карагайга матур булып үсү өчен уңайлы шартлар тудыра. Мондый урыннар - тау итәкләре һәм елга үзәнлекләре. Яшь үсемлекләр кимерүчеләргә бирешми.[17][18][19][20][21].
Татарстанда Себер карагае уңышлы яраклашкан, урман хуҗалыкларында үзагачы кыйммәтле токым буларак үстерелә.
Себер карагаеның карт утыртмалары ТРның табигать истәлекләре итеп билгеләнгән (Карагай урман культуралары, 1906; Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар). 300-400 ел яшиләр.
Ылысында С витамины, минераль матдәләр, эфир мае бар.
Карагай яшелләндерү һәм саклагыч урманнар сыйфатында файдаланыла.
Карагайның үзагачы кызгылт зур үзәкле һәм тар гына ачык төчлегәнле (нарат һәм чыршы үзагачыннан аермалы буларак), каты, нык, дымлылыктан череми. Яңа гына киселгән вакытында авырлык күләме массасы - 0,9 - 1,1, ачык һавада ятып кипкәннән соң 0,7 - 0,8. Үзенең ныклыгы һәм озак вакыт саклануы сәбәпле ул төзү эшләреннән башлап химия сәнәгатендәге эшчәнлекләргә кадәр киң кулланыла. Катылыгы буенча ул имәннән бер генә пунктка калыша. Бринелл шкаласы буенча имән 110 берәмлек булса, карагай 109 берәмлек тәшкил итә[22].
Агач материалы буларак, үзенчәлекләре буенча чагыштырмача тотрыклы булу сәбәпле, аны башка төрләргә караганда ешрак чи килеш кулланалар. Әлбәттә, аның калынлыгы югары булганга, аны төзелеш материалы буларак куллану авырлыклар тудыра. Әгәр дә ул, бөтенләй кипкән һәм сумаласы тыгызланган икән, кагылган кадакны тартып чыгарып булмый, металл кадак өзелеп кала. Шулай ук аннан ярылган такта бик авыр һәм калын. Берәр конструкция төзү өчен өстәмә технологик операцияләр уйлап табу таләп ителә. Саморезлар яки резьбалы тоташтырулар һәм өстәмә җиһазлар кирәк булачак.
Карагайның кайрысы 18 % таниннардан тора. Ул тукымалар, тире материаллар буяуда файдаланыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.