From Wikipedia, the free encyclopedia
Исхаков Камил Шамил улы (1949 елның 8 февралендә Казанда туган) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре (2000). Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Камил Исхаков | |
---|---|
Туган телдә исем | Исхаков Камил Шамил улы |
Туган | 8 февраль 1949 (75 яшь) Казан, Татарстан |
Яшәгән урын | Маяковски урамы, 5[d], Казан[1] |
Ватандашлыгы | Россия СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | хакимият-хуҗалык эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Фәния Хәсән кызы, инженер |
Балалар | кызлары Тереза (1970), Альбина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Казанның Яңа Савин бистәсендә туа. Армиядән соң КДУ-ның физик факультетына укырга керә. 1973 елдан Казанда комсомол һәм партия эшендә.
1980—1987 елларда «Алгоритм» Казан фәнни-укыту үзәге берләшмәсе директоры урынбасары, 1987—1988 елларда Казан исәпләү техникасы һәм мәгълүмат фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры.
1989—1991 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе. 1991 елдан Казан шәһәре хакимияте башлыгы һәм 1993 елдан Казан шәһәре халык депутатлары Советы рәисе. 1971—1975, 1991—1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 1995—2005 елларда Татарстан халык депутаты.
2005 елның 14 ноябреннән 2007 елга кадәр Россияның Ерак Көнчыгыш Федераль округы Россия президенты вәкиле эшендә.
2008 елның 14 июненнән Согуд Гарәбстандагы Джидда шәһәрендә Ислам Конференциясе Оешмасында Россиянең вәкиле. 2016 елның ноябрендә Татарстан президентының ярдәмчесе итеп билгеләнгән.[2]
2015 елдан — Болгар ислам академиясенең ректоры в. б. һәм президенты.
2019 елдан — Казан җәмигъ мәчетен төзү эше белән җитәкчелек итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.