сыерларны йортлаштыру From Wikipedia, the free encyclopedia
Йортлаштыру, кулга ияләштерү, доместикация (лат. domesticus — "өйгә ияләшкән") — озын берничә буын дәверендә, кеше тарафыннан кыргый формадан генетик изоләцияда тотып ясалма сайлауга дучар ителгән, кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең үзгәрү процессы.
Һуннар вакытында аулап алынган хайваннарны бәйләп яки кәртәлә асраганнар. Бөтен хайваннар да кулга иялешеп китә алмаган.
Төрле халыклар үзләре яшәгән өлкәдәге хайваннарны йортлаштырылган — антилопалар, торналарны, ләкләкләрне, кара еланнарны, һәм хәтта крокодилларны. Галимнәр борынгы кешеләре мегатерийны һәм мәгарә аюын да йортлаштырылган дип исәпли. Ә Гасдрубал Барка Б. Э.К .III гасыр азагында римлылар белән сугышта хәрби филләрне файдаланган. Төрле вакытны төрле урыннарда җәнлекләрдән сарык, үгез, марал, антилопа, төлке, чәшке, кеш, нартия; кошлардан — бытбылдык, фазан, тәвә кошы; балыклардан — толстолобик, амур, бөҗәкләрдән — төклетура, чебеннәр. Чебеннәрне ияләштерү башкарылды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эш фермаларда тиресне утильләштерү өчен башкарыла.
Кулга ияләшкән хайваннар барлыкка килүе кешенең үзенең тормышын тулысынча үзгәртә. Йорт хайваннары булуы кешене ачлыктан коткара. Этләр сунарда ярдәм итә, хәвеф барлыгын искәртә.
Кулга ияләштерү озак процесс. Төньяк боланнарын һәм этләрне Б. Э.К 18 мең ел элек кулга ияләштерелгән дигән фараз бар. Сарыклар 18 мең ел элек; кәҗәләр һәм чучкалар 6,5 мең ел элегерәк; сыерлар 5 мең ел элек; ефәк корты — 4,5 мең ел элек кулга ияләштерелгән.
Аерым бер төр хайваннар Җир шарының билгеле бер районында башкарылган. Мәсәлән: атлар — Евразия далаларында, тавыклар — Һинд далаларында, цесарка — Африкада, күркәләр — Америкада, өйрәкләр һәм ефәк корты — Кытай, күгәрченнәр, Нил казлары һәм мәче Мисырда башкарылган дип исәпләнә. Чучка, куян һәм кәҗәләр берничә урында йортлаштырылган дип исәпләнә.
Йортлаштырылган хайваннарны артан үстерү һәм үрчетү кеше өчен кирәк булган төрле билгелерне сайлап алу (селекция) ысулы белән яңа токымнар чыгару күз уңында тотыла.
Кошларны йортлаштыру йомырка алучанлыгын һәм тиз үтүчәнлеген өчен башкарылган. Кыргый казларның массасы 5-6 кг булса, ит өчен үстерелгәннәрне 12 кг га җитә. Кыргый үрдәк, тавык, бүдәнә елына 6-19 йомырка салса, йортлаштырылганнары 300-400 йомырка салган. Сарыкларны йортлаштыру берничә юнәлештә барган: берәүләр санын арттыру, ит-май токымнарының тән массасын арттыру, йон һәм сөт чыгымын арттыру.
Сыер малының сөтлелек, тән авырлыгы, үсемлек таләп ителгән. Сөт бирүче маллар елына 10-12 мең литр сөт бирә. Ит юнәлешендәге сыер авырлыга 1 кт артып китә.
Йорт хайваннары табигать шартларында ярдәмсез була. Әмма бу алар үз ата-бабалырыннан түбән дигәнне аңлатмый. Алар тик көндәлек тормышта яңа шартларына, кеше таләпләренә яраклашкан.
Төр | Чор | Өлкә |
---|---|---|
Эт (Canis lupus familiaris) | Б. Э.К 33000 еллар[1][2][3][4] | Евразия |
Сарык (Ovis orientalis aries) | Б. Э.К 11000—9000 еллар [5][6] | Көньяк- Көнчыгыш Азия |
Чучка (Sus scrofa domestica) | Б. Э.К 9000 еллар[7][8] | Якын Көнчыгыш, Кытай, Алмания |
Кәҗә (Capra aegagrus hircus) | Б. Э.К 8000 еллар[9] | Иран |
Сыер (Bos primigenius taurus) | 8000 ел элек[10][11] | Һиндстан, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка |
Мәче (Felis catus) | Б. Э.К 7500 еллар[12][13][14][15] | Кипр һәм Якын Көнчыгыш |
Тавык (Gallus gallus domesticus) | Б. Э.К 6000 еллар[16] | Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия |
Диңгез чучкасы (Cavia porcellus) | Б. Э.К 5000 еллар [17] | Перу |
Ишәк (Equus africanus asinus) | Б. Э.К 5000 еллар [18][19] | Мысыр |
Өйрәк (Anas platyrhynchos domesticus) | Б. Э.К 4000 еллар | Кытай |
Азия буйволы (Bubalus bubalis) | 4000 ел элек | Һиндстан, Кытай |
Атар (Equus ferus caballus) | Б. Э.К 4000 ел элек[20] | Яурупa далалары |
Бер өркәчле дөя (Camelus dromedarius) | Б. Э.К 4000 ел элек | Аравия |
Лама (Lama glama) | Б. Э.К 3500 ел элек | Перу |
Ефәк корты (Bombyx mori) | Б. Э.К 3000 ел элек | Кытай |
Төньяк боланы (Rangifer tarandus) | Б. Э.К 3000 ел элек[21] | Россия |
Күк күгәрчен (Columba livia) | Б. Э.К 3000 ел элек | Урта диңгез буе |
Казлар (Anser anser domesticus) | Б. Э.К 3000 ел элек[22] | Мисыр |
Ике өркәчле дөя (Camelus bactrianus) | Б. Э.К 2500 ел элек | Үзәк Азия |
Як (Bos grunniens) | Б. Э.К 2500 ел элек | Тибет |
Бантенг (Bos javanicus) | билгесез | Көньяк-Көнчыгыш Азия |
Гаур (Bos gaurus frontalis) | билгесез | Көньяк-Көнчыгыш Азия |
Альпака (Vicugna pacos) | Б. Э.К 1500 ел элек | Перу |
Фретка (Mustela putorius furo) | Б. Э.К 1500 ел элек | Яурупa |
Мускус өйрәге (Cairina momelanotus) | билгесез | Көньяк Америка |
Цесарка | билгесез | Африка |
Карп (Cyprinus carpio) | билгесез | Көнчыгыш Азия |
Күркә (Meleagris gallopavo) | Б. Э.К 500 ел элек | Мексика |
Алтын балык (Carassius auratus auratus) | билгесез | Кытай |
Куян (Oryctolagus cuniculus) | VI гасыр | Яурупa |
Төр | Чор | Өлкә |
---|---|---|
Тур (Bos primigenius indicus) | Б. Э.К 8000 ел элек | Һиндстан |
Бал корты | Б. Э.К 4000 ел элек | Берничә район |
Азия филе (Elephas maximus) | Б. Э.К 2000 ел элек | Һиндстан |
Лань (Dama dama) | Б. Э.К 1000 ел элек | Урта диңгез буе |
Тавис (Pavo cristatus) | Б. Э.К 500 ел элек | Һиндстан |
Урман күгәрчене (Streptopelia risoria) | Б. Э.К 500 ел элек | Төньяк Америка |
Тын бытбылдык (Coturnix japonica) | 1100-1900 | Япунстaн |
Мандаринка (Aix galericulata) | билгесез | Кытай |
Бөтеркә аккош (Cygnus olor) | 1000-1500 | Яурупa |
Кенәри (Serinus canaria domestica) | 1600 | Кан утраулары |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.