Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Исмагыйль Мостафа улы Гаспралы (Гаспринский) (кыр.-тат. İsmail Mustafa oğlu Gaspıralı (Gasprinskiy); 8 (20) март, 1851 — 11 (24) сентябрь 1914) — интеллектуал, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.

Кыска фактлар Исмәгыйль Гаспралы, Туган телдә исем ...
Исмәгыйль Гаспралы
Thumb
Туган телдә исем Исмәгыйль Гаспралы
Туган 8 (20) март 1851[1] яки 20 март 1851(1851-03-20)[1]
Олы Сала, Кырым
Үлгән 11 (24) сентябрь 1914[2][1] (63 яшь) яки 24 сентябрь 1914(1914-09-24)[1] (63 яшь)
Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Күмү урыны Zıncırlı mädräsäse
Яшәгән урын Бакчасарай
Салачык[d]
Милләт Кырым татары
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Париж үнивирситите[d] һәм Симферопольская мужская казённая гимназия[d]
Һөнәре сәясәтче, нәшир, мәгърифәтче, җәмагать эшлеклесе
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин
Җефет I Самур Хәсән
II Зөһрә Акчурина (1862-1903)
Балалар Хәдичә (1нче никахыннан), Шәфика, Нигәр, Рифат, Мансур, Хәйдәр
Ата-ана
  • Мостафа Али-оглу (әти)
  • Фатыйма-Солтан Кантакузова (әни)
Сайт http://ismailgaspirali.org/
Thumb

 Исмәгыйль Гаспралы Викиҗыентыкта

Ябу

Биография

Thumb
Бакчасарайда Гаспринский һәйкәле

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Кырымдагы Олы Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази-кызы (Кантакузова) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган. Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый.

И. Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла.

Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә.

Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” гәҗите (1883-1918). Бу гәҗит бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар. 1887 елда И. Гаспралының беренче әдәби әсәре - «Франкистан мәктүпләре» романы басыла. «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габбас» роман-эпопеясы бар.

1905 елда «Көн туды» романы басыла.

1910 елда,сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, "Revue du monde musulman" («Мөселман дөньясына күзәтү») журналы (Франция) И. Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.

И. Гаспралы 1914 елның 11 (24) сентябрендә вафат була.

Хәтер

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.