Исламның биш баганасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Исламның биш баганасы (гарәп. أركان الإسلام) – һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле биш фарыз.
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Ислам дине нигезләреннән тыш, Аллаһы һәр кешегә коткарылу өчен кирәкле дини вазифалар үтәүне дә йөкли. Мондый вазифалар бишәү, мөселманнар аларны исламның биш баганасы дип атап йөртәләр. Чөнки алар чыннан да ислам диненең төп, нигез принципларын тәшкил итәләр.
«Аллаһның Илчесе, саләллаһу галәйхи вәсәлләм, әйткән: "Ислам биш баганага нигезләнә – Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның илчесе булуына шәһадәтлек китерүгә, намаз укуга, зәкәт түләүгә, Хаҗ кылуга һәм Рамазан аенда ураза тотуга"».
- Шәһадәт (гарәп. الشهادة) – Аллаһ төгаләдән башка иләһ юклыгына, һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык (шәһадәтлек) бирү.
- Салят (намаз) (гарәп. الصلاة) — көндәлек биш вакыт намазны үтәү.
- Зәкят (гарәп. الزكاة) – ярлыларга бирелә торган хәер.
- Савым (ураза) (гарәп. الصوم) — Рамазан аенда ураза тоту.
- Хаҗ (гарәп. الحج) — мөмкинлек булса, Мәккәгә хаҗ кылырга бару.