Инсаф Абдуллин (Инсаф Абдулла) – телевидение дикторы, алып баручы,[3] Казан театр һәм музыка укуханәләре мөгаллиме. Татарстанның атказанган артисты.

Кыска фактлар Инсаф Абдуллин, Туган ...
Инсаф Абдуллин
Thumb
Туган 15 декабрь 1963(1963-12-15) (60 яшь)
Федоровка районы Әтәч авылы
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Салават индустриаль көллияте[2] һәм Казан театр укуханәсе
Һөнәре диктор
Җефет Нурфия
Балалар улы Айрат, кызы Асия
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты
Ябу

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 15 декабренда БАССР Федоровка районы Әтәч авылында туган. Туган авылында 8 еллык мәктәпне бетергәч, Салават индустрия техникумында укый. Хәрби хезмәттә була. Казан дәүләт университетын тәмамлый (диплом эше: Телевидениедә мәгълүмат программаларының теле һәм стиле).

Хезмәт баскычлары

Thumb
Студентлар белән дәрестә
Thumb
Инсаф Абдуллин. 2013

Балачактан яхшы җырлаган Инсафның укытучы я актёр буласы килә. 1983 елда Казан театр училищесы директоры Мәсгут Имашев киңәше белән Камал театрының актёрлык курсына (Шамил Бариев, Рабит Батулла курсы) укырга керә. Асия Хәйруллинадан сәхнә теле серләренә өйрәнә. М. Горький исемендәге мәдәният йортында хорда җырлый.

Диктор

Конкурстан үтеп, татар радиосында 5 ел диктор булып эшли. Дикторлар конкурсында җиңеп, Татарстан телевиденисенә (хәзер «Россия 1. Татарстан») эшкә күчә. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында иртәнге җомга тапшыруларын алып бара.

Актёр

ТР мәгариф министрлыгы каршындагы театр-студиядә (оештыручысы Фәрит Хәбибуллин) (хәзер Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры) спектакльләрендә төп рольләрдә уйный.

Мөгаллим

Сәхнәгә булган мәхәббәте Казан театр училищесынә алып килә: татар сәхнә теле фәненнән укыта, курсларның сәнгать җитәкчесе була. Татар эстрадасы өчен сөйләм жанры актёрлары әзерли. Моның өчен өр-яңадан үз методикасын булдырырга туры килә. М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Нур» балалар студиясендә дәресләр алып бара. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак җырчыларны сәхнә теле нигезләренә өйрәтә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.