From Wikipedia, the free encyclopedia
Сиринә Мифтахова, Мифтахова Сиринә Илдус кызы (1992 елның 8 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2014 елдан башлап).[1] "Әдәби көрәш" җиңүчесе (2021 ел).[2]
Сиринә Мифтахова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Мифтахова Сиринә Илдус кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
Россия Федерациясе, Татарстан, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2014 — х. в. |
1992 елның 8 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла, мавыгып шигырьләр яза, әмма иң баштан тормышын театр белән бәйләргә уйламый да: 9нчы сыйныфка кадәр табибә булырга хыяллана. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керергә ниятли, әмма аны алмыйлар. Ләкин инде 11нче сыйныфны тәмамлагач, 2010 елда, ул шул укуханәгә укырга керә.[3]
Аның укытучылары арасында Инсаф Абдулла һәм Марсель Мәхмүтов кебек остазлар була. Беренчесе Сиринәне сәхнә теленә өйрәтсә, икенчесе аны тулысынча артист буларак үстерә. 2014 елда Сиринә Мифтахова укуханәне тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә.[3]
2021 елда "Әдәби көрәш" ("Әдәби марафон") бәйгесендә катнаша һәм аның "Әдәби Сабантуй" дип исемләнгән финаль өлешендә җиңу ота. Әдәби марафонга үз шигырен ул соңгы көндә генә җибәреп кала, әмма барыбер онлайн этапта җиңгән 24 катнашучы арасына керә. Ләкин иң кызыгы әле алда гына була. 2021 елның 27 августында Арча шәһәрендә уздырылган "Әдәби Сабантуй"да Сиринә Мифтахова үз җиңүен кыюлыгы белән тартып ала, дисәң дә ялгыш булмас. Аны берничә мәртәбә бәйгедән төшереп калдырырга ниятлиләр, әмма ул үз сүзендә каты тора, үзенең җиңүен тулысынча дәлилли. Финалда ул Балык Бистәсе ягыннан чыккан Вазыйх Фатыйхов турында сөйли. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылганнан соң, ул, елый-елый, әнисенә багышлап язылган шигырен яттан укый.[2][4]
Кияүдә, ире - Айрат Мифтахов - шулай ук Әлмәт театры артисты, балалары бар.[3]
9нчы сыйныфта укыганда, Сиринә Болгар радиосында Габделфәт Сафин алып барган тапшыруга үзенең шигырен җибәрә һәм үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, концертка билет ота. Шул ук вакытта ул беренче тапкыр Камал театрына бара. Нәкъ бу вакыйгалардан соң Сиринә үзенең урыны сәхнәдә икәненә төшенә.
2014 елның уртасында, Казан театр укуханәсен тәмамлап, Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе Илгиз Зәйниевның "Амазонка" спектаклендәге Зилә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк Равил Сабырның "Сигезле бию"дәге Гуля һәм Хәсән Сарьянның "Агыйделнең аръягында" спектаклендәге ана рольләре буенча таныш.[1]
"Мин сәхнәдән төшмәскә тиеш!" - Сиринә Мифтахова, 9нчы сыйныфта Камал театрына барудан соң.[3]
Репертуарында 15кә якын роле бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.