Иман (мәчет, Яңа Уренгой)
Ислам гыйбадәтханәсе (Яңа Уренгой, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Уренгой мәчете белән бутамагыз.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Иман битенә күчегез.
Кыска фактлар
Мәчет | |
Иман Яңа Уренгой җәмигъ мәчете | |
![]() | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 629007, Төмән өлкәсе, ЯНАО, Яңа Уренгой, Кедровая ур., 5А |
Координатлары | N 66° 5' 58.4124" E 76° 40' 47.982" |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ЯНАО МДН / мәхәллә № 1895 «Иман» |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы бина янәшәсендә |
Төзелеш еллары | 2006—2010 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Мечеть Новый-Уренгой Рәсми сайт |
Ябу
«Иман» мәчете, Яңа Уренгой җәмигь мәчете (рус. Соборная мечеть, Новый Уренгой) ― Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округының Яңа Уренгой шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Иман» җирле дини җәмгыяте карамагында.
2010 елда татарлар шәһәр халкының (104 107 кеше) 4,99% ын (5 197 кеше), нугайлар 2,61% ын (2 721 кеше), комыклар 2,06% ын (2 147 кеше), азәрбайҗаннар 1,95% ын (2 026 кеше), башкортлар 1,69% ын (1 756 кеше), чеченнар 1, 12% ын (1 169 кеше) тәшкил иткән[1].