From Wikipedia, the free encyclopedia
Газиев Идрис Мөдәрис улы – танылган татар җырчысы (тенор), халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган (1999), Башкортстан (1993) һәм Татарстан (2002) республикаларының халык артисты. БР С. Юлаев исемендәге (1998), ТР Г. Тукай исемендәге (2020) Дәүләт бүләкләре лауреаты.
Идрис Газиев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Идрис Мөдәрис улы Газиев |
Туу көне | |
Туу урыны |
Авыргазы районы, Корманай авылы |
Эшчәнлек еллары |
1980-х. в. |
Дәүләтләр | |
Һөнәрләр |
җырчы |
Моң |
тенор |
Кораллар |
тавыш[d] |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр |
Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районында, Корманай авылында туа. Уфаның сәнгать училищесында профессор М. Мортазина сыйныфында укый. 1980 елда Әлмөхәммәтов исемендәге республика бәйгесендә беренче лауреат исеменә лаек була.
1986 елдан Башкортстан филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Россия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән...» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.
«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.
БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.