Зөһрә Акчурина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Зөһрә Акчурина, Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Гаспралы (Гаспринская) (кыз фамилиясе Акчурина, рус телендә тутырылган документларында: Зухра (Биби-Зегра) Асфандияровна Акчурина, 1862, РИ, Сембер губернасы, Зөябаш — 1903 елның 13 апреле, РИ, Кырым, Бакчасарай) — беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе. Билгеле татар сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. Күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралының (1851—1914) хатыны; журналистлар, «Тәрҗеман» гәҗитен чыгаручылар Рифат (1884—1925) һәм Шәфыйка (1886—1975) Гаспралы (Гаспринский)ларның әнисе.
Кыска фактлар Зөһрә Акчурина, Туган телдә исем ...
Зөһрә Акчурина | |
---|---|
Туган телдә исем | Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Акчурина-Гаспринская |
Туган | 1862(1862) Сембер губернасы Зөябаш авылы |
Үлгән | 13 апрель 1903(1903-04-13) Таврия губернасы Бакчасарай |
Күмү урыны | Zıncırlı mädräsäse |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | нәшир, журналист |
Җефет | Исмәгыйль Гаспралы |
Балалар | кызлары Шәфыйка, Нәгар уллары Рифат, Хәйдәр, Мансур |
Ата-ана |
Ябу
Википедиядә Акчурина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Википедиядә Гаспринский фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.