елга From Wikipedia, the free encyclopedia
Зөя (рус. Свияга, чуаш. Сĕве, чир. Сӱйэ) — Сембер өлкәсе һәм Татарстан аша ага торган елга, Иделнең уң як кушылдыгы булып тора.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия, ССРБ, Россия империясе |
Координатлар | 55°43'52"тн, 48°36'57"кнч |
РДСР | 08010400512112100001977 |
Tarddiad | Сембер өлкәсе |
Нинди сулыкка коя | Идел |
Бассейн мәйданы | 16 700 км² |
Озынлык | 375 километр |
Су чыгымы | 34 м³/с |
«Зөя» сүзе төрек телләрендәге «зө», ягъни «зү», «су» һәм «йә»- «ага» сүзенең кыскартылышы. Рус, чирмеш телләрендә бу тагы да ачыграк күренә.[1]
Озынлыгы — 375 км, бассейн мәйданы — 16 700 км². Киңлеге 5 — 40 м, тирәнлеге 0,3 — 4,0 м, агым тизлеге 0,1 — 1 м/с[2].
Елганың чыганагы Идел буе калкулыгында урнашкан, ә тамагы Идел елгасында.[3].
Елганың 79 кушылдыгы бар, иң озыннары: Тимерчән, Чынлы, Карлы, Бола, Үләмә, Коры Үләмә, Гөбенә, Әрә, Тоша, Бәрле.
1978 елдан — Татарстанның сакланылучы табигый территорияләре исемлегенә керә. [4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.