From Wikipedia, the free encyclopedia
Джуди Гарленд (ингл. Judy Garland, кыз фамилиясе Фрэнсис Этель Гамм (ингл. Frances Ethel Gumm), 10 июнь 1922 ел — 22 июнь 1969 ел) — Америка актеры һәм җырчысы, «Алтын глобус», «Грэмми», «Тони» премияләре һәм киноакадемиянең Яшьләр бүләге лауреаты, ике мәртәбә «Оскар» премиясе номинациясенә лаек була. Актерлар Лайза Минелли һәм Лорна Лафның әнисе. 1999 елда Джуди Гарленд Америка киносәнгать институты тарафыннан Американың бөек кино йолдызлары исемлегенә кертелгән.
ингл. Judy Garland | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Frances Ethel Gumm |
Тәхәллүс | Judy Garland |
Туу датасы | 10 июнь 1922[1][2][2][…] |
Туу урыны | Гранд-Рапидс, Миннесота, Америка Кушма Штатлары |
Үлем датасы | 22 июнь 1969[2][2][3][…] (47 яшь) |
Үлем урыны | Челси[d], Лондон, Бөекбритания[4][5][6] |
Үлем төре | смерть от несчастного случая[d] |
Үлем сәбәбе | передозировка барбитуратом[d] |
Җирләнгән урыны | Hollywood Forever[d][7] |
Ата | Francis Avent Gumm[d][8] |
Ана | Ethel Marion Milne[d][8] |
Ире яки хатыны | Давид Роуз[d], Винсент Миннелли[d], Сидни Луфт[d], Марк Херрон[d] һәм Микки Динз[d] |
Балалар | Лайза Миннелли[d], Лорна Луфт[d] һәм Джои Луфт[d] |
Туган тел | Америка инглизчәсе[d] |
Язма әсәрләр теле | Америка инглизчәсе[d] |
Һөнәр төре | телевизион актёр, киноактер, җырчы, актёр, тавыш яздыру актеры, радиотапшырулар алып баручысы, театр актеры |
Эшчәнлек өлкәсе | актёр[d] һәм исполнительские искусства[d] |
Әлма-матер | Голливудская старшая школа[d], Гарвард университеты, Hollywood Professional School[d] һәм Antelope Valley High School[d] |
Активлык урыны | Америка Кушма Штатлары[9] |
Активлык чорнының башы | 1924 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1969 |
Сәяси фирка әгъзасы | АКШ Демократик фиркасе |
Группа крови | А (II)[d] |
Рабочая рука | леворукость[d] |
Җырчы тавышы | контральто[d] |
Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
Тавышъязманамә | Judy Garland discography[d] |
Фильмография | Judy Garland filmography[d] |
Жанр | поп-музыка[d] |
Тавыш яздыру лейблы | Capitol Records[d] һәм Decca Records[d] |
Бүләкләр | |
Эра | XX гасыр |
Биеклек / буй | 1,51 метр |
Рәсми веб-сайт | judygarland.com(ингл.) |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][10] |
Заметная роль | Дороти Гейл[d] |
Танец | чечётка[d] |
Джуди Гарленд Викиҗыентыкта |
Фрэнсис Этель Гамм сукбай артистлар гаиләсендә туган. Бала чактан ук чыгыш ясый башлый. Өлкән апалары Мэри Джейн Гамм (1915-1964) һәм Дороти Вирджинияга (1917-1977) ияреп, ике яшь ярым чагында атасының кинотеатры сәхнәсендә Раштуа спектаклендә хор белән «Jingle Bells» җырын башкара. Бу аның дебюты була.
1934 елда моңа кадәр күп еллар дәвамында «Сестры Гамм» водевиль шоу белән гастролләрдә йөргән апалары Чикагоның "Көнчыгыш театры"нда Джордж Джессел белән чыгыш ясыйлар. Нәкъ Фрэнсис төркемгә икенче исем сайларга тәкдим итә, чөнки «Гамм» исемен тамашачылар көлү белән каршы алган. «Гарленд апалы-сеңелләр» («Сестры Гарленд») исеме сайлана, Хоаги Кармайклның популяр җыры белән мавыккан Фрэнсис тиз арада үз исемен Джудига алыштыра. Амбициозлы аналары каты рәвештә балаларын кино сәнгате сферасына этәрә. 1935 елда кызларын «MGM» студиясында карауларына ирешә. Гарлендлар җиңелчә — ясанырга да өлгермәгән булган, әммә Джудиның табигыйлеге студия башлыгы Луис Майерны үзенә җәлеп итә. Киностудия 13 яшьлек кыз белән бер нинди сынаусыз дәвамлы контракт төзи. Компания тарихында бу бердәнбер очрак була.
17 яшендә Джуди «Волшебник страны Оз» исемле музыкаль фильмдагы эше өчен махсус «яшүсмер» Оскарын ала.
1937 елдагы «Чистокровки не плачут» фильмында Джудины партнеры кинога беренче тапкыр төшүче яшь актер Микки Руни була. Гарленд-Руни дуэты тамашачылар арасында шул кадәр билгеле булып китә, хәтта «MGM» студиясы бу пар белән тугыз фильм төшерә. Барлыгы Гарленд студиянең 27 фильмында төшкән.
Аның «MGM»да ахыргы актерлык эше "Җәйге гастрольләр "(«Летние гастроли») музыкаль фильмы була. Кинога төшкән чакта ул сәламәтлек ягыннан бик җитди проблемалар кичерә һәм юаная. Шәхси проблемалары аркасында төшерү процессы сигез айга сузылып китә. Тагын ике айдан, 20 фунтка ябыгып, иске авырлыгын кайтарган Гарленд фильмдагы билгеле сценада «Get Happy» җырын башкара[11].
1941 елның 28 июлендә 19 яшендә Гарленд 31 яшьлек музыкант Дэвид Роузга кияүгә чыга. Тиз арада балага уза, әммә 1942 елда әнисе, ире һәм эшкә яллаучы — «MGM» киностудиясе таләбе буенча баласын төшерә. 1943 елның гыйнварында ир белән хатын суд карары буенча аерым яшәү турында килешүгә кул куялар. Официаль рәвештә Гарленд һәм Роуз 1944 елда аерылышалар.
1945 елда режиссер Минелли Винсентка кияүгә чыга, бер елдан кызы Минелли Лайза туа, әммә 1951 елда бу никах та таркала. Өченче тапкыр Джуди Гарленд 1952 елда продюсер Сидни Лафтка чыга, Лорна (1952) кызын һәм Джоуи (1955) улын тудыра; 1965 елда алар аерылышалар. Киләсе тормышында актриса тагын ике мәртәбә кияүгә чыга: Марком Херонга (1965-1966) һәм Микки Динска (март—июнь 1969).
1969 елның 22 июнендә Джуди Гарлендне ире Микки Динс үле килеш Лондон Челсиында арендлаган квартираларында ваннада таба. Ике атна элек кенә Гарлендка 47 яшь тулган була. Вафатының сәбәбе очраклы гына дозаны арттырудан килеп чыккан. Нью-Йорк штаты Фэрнклифф зиратында җирләнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.