![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d8/2006-08-09_Amanita_citrina_46465_cropped.jpg/640px-2006-08-09_Amanita_citrina_46465_cropped.jpg&w=640&q=50)
Гөмбәләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрнең һәм хайваннарның кайбер сыйфатларын берләштергән эукариот организмнардан торган мөстәкыйль патшалык.
Гөмбәләр | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Fungi R.T.Moore, 1980[1] |
Таксономик ранг | патшалык[2][1] |
Югарырак таксон | эукариотлар[2] һәм Holomycota[d][1] |
Коллаж | ![]() |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Отто фәнни энциклопедиясе[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Гуцзинь тушу цзичэн[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Энциклопедический словарь Гранат[d] |
Башлану вакыты | 410000 тысячелетие до н. э. |
Кайда өйрәнелә | гөмбәбелем |
Нәрсәнең чыганагы | үсемлекләрдән булган ашамлык[d] |
Гөмбәләр патшалыгын микология өйрәнә. Элек гөмбәләрне үсемлекләргә керткәнгә микология хәзер дә биологиянең бүлеге дип санала.
Гөмбәләр гаять күптөрлелек белән аерылып торалар. Бөтен экологик системаларда да гөмбәләр аерылгысыз элементлар. Җир шарында төрле тикшерүләр буенча 100 меңнән 250 меңгә якын, ә кайбер санаулар буенча 1,5 миллионнан артык гөмбәләр төре бар.
Гөмбәләр — гетеротрофлар, ягъни аларның фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы юк.
Гөмбәләрнең кайбер сыйфатлары хайваннар белән уртак: мәсәлән,
- матдәләр алмашы продуктлары арасында мочевина булу;
- күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек) күмерсулар — хитин;
- запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу.
Ә кайбер башка сыйфатлары белән исә алар үсемлекләргә якын: мәсәлән, аларның туклану ысулы (азыкны йотып түгел, ә суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве.
Гөмбәләрнең вегетатив өлешенең төзелешендә аларның үзенчәлекле билгесе күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөмбәлек, яки мицелий.
Галимнәр уйлавынча, гөмбәләр килеп чыгышлары белән төрле организмнарның җыелма төркемен тәшкил итә. Алар башлыча, мөгаен, төссез камчылы иң түбән төзелешлеләрдән килеп чыккандыр. Гөмбә спораларының иң борынгы табылдыгына 170—190 млн ел.
Гөмбәләр төзелешләре белән күптөрле, һәм алар төрле тирәлектә киң таралганнар. Зурлыклары белән дә нык аерылалар: микроскопта гына күренә торганнарыннан алып (бер күзәнәкле формасы — чүпрә) диаметры ярты метр һәм аннан да артыгракка җиткәннәре (мәсәлән, ашарга яраклы ак гөмбә, каен гөмбәсе.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/2/27/DecayingPeachSmall.gif)
Гөмбәлек, яки мицелийның өслеге гаять зур, аның аша туклыклы матдәләр сеңә. Гөмбәлекнең туфрактагы өлеше җир асты гөмбәлеге дип йөртелә. Җир өстендәге өлеше — без аны гадәттә «гөмбә» дип атыйбыз — шулай ук тифлардан тора, ләкин алар бик тыгыз үрелгән була. Бу — гөмбәнең үрчү өлеше. Биредә үрчү органнары формалаша.
Күпчелек гөмбәләрдә мицелий бүлгәләр белән аерым күзәнәкләргә бүленгән. Бүлгеләрдә вак тишекләр була, алар аша янәшә күзәнәкләрнең цитоплазмалары бәйләнештә тора. Гифлар, бәйләмнәргә җыелып, кайчак берничә метрга җиткән тәҗләр барлыкка китерә. Мондый тәҗләр үткәрү функциясен үти. Күп очракта тифларның тыгыз үрелмәләре калыная. Аларның туклыклы матдәләргә бай күзәнәкләре, гөмбәлекнең төп өлеше үлгәндә дә, гөмбәгә уңайсыз шартларны уздырып җибәрергә мөмкинлек бирә. Уңайлы шартлар туу белән, алардан кабат мицелий үсә.
Гөмбә күзәнәгенең, кагыйдә буларак, ачык беленеп торган күзәнәк стенкасы бар, цитоплазмасында шактый санда рибосомалар һәм митохондрияләр урнашкан, Гольджи аппараты начар үскән. Вакуольләрдә еш кына аксым бөртекләрен күрергә мөмкин. Күп санлы тупланмалар катлаулы углевод — гликоген һәм май тамчылары рәвешендә була. Нәселдәнлек, яки генетик аппарат күзәнәк төшендә туплана, аларның саны бердән алып берничә дистәгә җитә.
Кайбер гөмбәләрнең, мәсәлән чүпрәнең, тәне бөреләнү юлы белән үсеп чыккан бер күзәнәктән гыйбарәт. Әгәр шулай бөре булып үскән бала күзәнәкләр бер-берсеннән аерылмаса, псевдомицелий, яки ялган мицелий барлыкка килә.
Аерым күзәнәкләрнең кушылуы нәтиҗәсендә, кайбер күп күзәнәкле гөмбәләрнең мицелие үзенең күзәнәкчел төзелешен югалта һәм, бүлгәләрсез калып, күп төшле ясалгыга әверелә.
Гөмбәләр башлыча җенессез юл белән— я вегетатив юл белән, ягъни мицелий кисәкләреннән, я споралардан үрчиләр. Споралар җир өстенә үсеп чыккан — спорангийлы тифларда үскән махсус спорангийларда ясала.
Агач тамырлары белән кайбер гөмбәләрнең гөмбәлеге арасында тыгыз бәйләнеш урнаша. Гөмбә өчен дә, үсемлек өчен дә файдалы мондый бәйләнеш симбиоз дип атала. Гөмбәлек җепләре тамырны урап ала һәм хәтта, микориза (грекча «микос» —гөмбә һәм «риза» — тамыр) барлыкка китереп, аның эченә үтә. Гөмбәлек, туфрактан суны һәм анда эрегән минераль матдәләрне суырып, агач тамырына үткәрә. Шулай итеп, гөмбәлек агач тамырындагы төкләр хезмәтен үти. Үсемлек тамырыннан гөмбәлек, үз чиратында, туклану һәм үзенең үрчү өлешен үстерү өчен кирәкле органик матдәләрне ала.
Кеше тормышында гөмбәләрнең файдасы да, зарары да бар. Азык-төлек промышленностенда чүпрәнең әһәмияте зур. Ул әчеткеч буларак кулланыла. Күп кенә гөмбәләр биологик актив матдәләр, ферментлар, органик кислоталар барлыкка китерәләр. Аларны микробиология промышленностенда лимон кислотасы, глюкон һәм башка кислоталар, шулай ук ферментлар һәм витаминнар җитештерү өчен файдаланалар. Байтак төрләреннән, мәсәлән арыш анасы, чага гөмбәләреннән, дару препаратлары табалар.
Гөмбә ашамлык буларак киң кулланыла. Безнең илнең урман-кырларында ашарга яраклы гөмбәләрнең 150 дән артык төре очрый, ләкин шуларның бары берничә дистә төре генә киң кулланыла.
Кешедә авырулар, мәсәлән, аяк табанында һәм бармак араларында, тырнакта гөмбә авыруын китереп чыгаручы гөмбәчекләр билгеле; кайбер гөмбәчекләр, күп кенә йорт хайваннары авыруларына сәбәпче булып, терлекчелеккә зыян китерә, шундый авыруларның берсе — гөмбәчекләр китереп чыгара торган тире авыруы — тимрәү.
Күпчелек микологлар гөмбәләр патшалыгына өч бүлекне кертәләр:
Чын гөмбәләр, Оомицетлар һәм Лишайниклар, әмма еш кына лишайникларны терек табигатьнең мөстәкыйль патшалыгы итеп карыйлар.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/ac/Ascocarp2.png/640px-Ascocarp2.png)