From Wikipedia, the free encyclopedia
Гүзәл Яхина, Гүзәл Шамил кызы Яхина, рус. Яхина Гузель Шамилевна (1977) — язучы, ХХ гасырның 30 нчы еллары афәтләре турында язылган «Зөләйха күзләрен ача» (рус. Зулейха открывает глаза) дебют китабы авторы, «Русский Букер», «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет»[2] әдәби премияләре лауреаты.
Гүзәл Яхина | |
---|---|
Туган телдә исем | Гүзәл Яхина |
Туган | 1977 Казан |
Яшәгән урын | Катановский переулок, 5[d][1] Достоевски урамы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм 131 нче лицей |
Һөнәре | язучы |
Балалар | улы |
Бүләк һәм премияләре | «Русский Букер» «Ясная поляна» «Большая книга» «Звездный билет» (2015) |
1977 елда Казанда туган. Әти-әнисе ягыннан тамырлары Саба районы Җөри авылына тоташа. Казанның 131 нче санлы урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының алман һәм инглиз телләре бүлеген, Мәскәүдә Кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлаган. 1999 елдан Мәскәүдә яши, тәрҗемә, реклама, маркетинг һәм PR өлкәсендә эшли һәм иҗат итә.
Бала чагыннан иҗат белән мавыга: хикәяләр, пьесалар, әкиятләр яза.
«Нева», «Октябрь» журналларында әсәрләрен бастыра. «Сибирские огни» журналында «Зөләйха күзен ача» романыннан өзекләр басылып чыга.
«Русский Букер», «Ясная поляна» (2 млн сум)[5], «Большая книга» (3 млн сум)[6], «Звездный билет-2015»[7] әдәби премияләре.
2022 елның ноябрендә Башкорт драма театры Уфада Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен, «Россиянең Украинада алып барган хәрби хәрәкәтләренә карата театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән», репертуардан ала.[8][9]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.