Гваделупа (Француз телендә: La Guadeloupe, Гваделупа креол телендә: Gwada яки Gwadloup, Америнд телләрендә: Karukera) ул Кариб утрауларында Франциянең диңгезарты территориясен формалаштыручы архипелаг.[1] Ул кеше тора торган алты утраудан Бас-Тер, Гран-Тер, Мари-Галан, Ла Дезирад һәм Иль де Сент, шулай ук күп кеше яшәми торган утраулардан һ.б. тора.[2] Ул АнтиГва һәм Барбудадан һәм Монтсерраттан көньякта һәм Доминикадан төньякта урнашкан. Аның башкаласы булып көньяк-көнбатыш ярда Бас-Тер тора, шулай да иң зур шәһәр булып Лез Абим һәм төп шәһәр булып Пуэнт-а-Питр тора.[1] Башка диңгезарты департаментлардан аермалы буларак ул Франциянең интеграль өлеше булып тора. Төбәккә элек Сен Бартелеми һәм Сен Мартен кергән, алар Гваделупадан 2007 елда 2003 ел Гваделупа автономия референдумыннан соң чыккан. Рәсми тел булып Француз теле тора; шулай ук Антиль Креол телендә дә сөйләшәләр.[1][3]
Гваделупада христианнар күпчелекне тәшкил итә ― 96 % (шуның 80 % ы – католиклар, азрагы – протестантлар), атеистлар – 2,5 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Растафари, маронитлар һ. б.) ― ~2 % [4].
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.