Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы (1985) , төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китаплар авторы From Wikipedia, the free encyclopedia
Вячеслав Влас улы Данилов (30.10.1937, Хуҗа Хәсән, Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы (1985)[1], төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китаплар авторы.[2][3] 2020 елның 6 октябрендә Хуҗа Хәсән авылында Тау иле керәшен татарлары музеен ачучы.[4]
Вячеслав Данилов | |
---|---|
Туган телдә исем | Вячеслав Влас улы Данилов |
Туган | 30 октябрь 1937 (86 яшь) Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | икътисадчы, тарихчы |
Вячеслав Влас улы Данилов 1937 елның 30 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында күп балалы керәшен татарлары гаиләсендә 11нче бала булып туган.[5]
1951-1953 елларда Хуҗа Хәсән авылы колхозында эшли. 1953-1957 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Совет Армиясеннән кайтканнан соң Казан финанс институтын тәмамлый.
1957 елда Бондюг (хәзерге Менделеевск), 1960-1961 елларда Ширәмәт (хәзерге Нижнекамск) районында, 1963 елда Тәтеш районында эшли.
1964-1985 елларда Апас районы райкомының икенче секретаре булып эшләгән.[4]
1985 елдан Казанда «Татсельхозхимия» берләшмәсе рәисенең урынбасары, аннан соң «Госагропром”ның мәгълүмати үзәге директоры, соңрак «Тасма» берләшмәсе гендиректорының урынбасары — совхоз директоры, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мәскәүдәге вәкиле була.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.