From Wikipedia, the free encyclopedia
Вьетнам сугышы (tat.lat. Vyetnam suğışı(үле сылтама), вьетн. Chiến tranh Việt Nam, ингл. Vietnam War) — XX гасырда купкан иң зур хәрби низагларның берсе, АКШ, ССРБ, Вьетнам тарихында, мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында әһәмиятле эз калдырды. Салкын сугышның төп низагларның берсе.
Вьетнам сугышы | |||
Төп низаг: Салкын сугыш | |||
АКШ гаскәриләренең хәрби җинаятьләре | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Көньяк-Көнбатыштагы Азия | ||
Сәбәп | |||
Нәтиҗә |
Төньяк Вьетнам хәрби, сәяси җиңүе. АКШ-ның сәяси җиңелүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Вьетнам сугышы нәтиҗәсендә АКШ үз тарихында иң зур хәрби һәм сәяси җиңелүенә очрый, дәүләтнең эчке көрәше нәтиҗәсендә контракт гаскәргә күчә, «Вьетнамнан соң» дигән синдром АКШ-та әле дә саклана.
XIX гасырдан Вьетнам Франция колониаль империясенә керә.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Вьетнам үзаңы арта, бәйсезлек өчен көрәш актив башлана. 1941 елда Кытайда «Вьетнам бәйсезлеге өчен Лигасы» (Вьетминь) оеша. Соңрак бу оешмасын коммунистик карашлы Хо Ши Мин җитәкли.
Икенче бөтендөнья сугышында Франция Япония белән француз колониаль идарә калдыруын килешә.
1944 елда Япония Вьетнамны тулысынча буйсындыра.
1945 елда Вьетнам бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр Хо Ши Мин һәм Во Нгуен Зиап җитәкчелегендә Ханой шәһәрен азат итә.
1945 елның 2 сентябрендә Хо Ши Мин бәйсез Демократик Вьетнам Җөмһүриятен игълан итә.
Ләкин Франция үзенең колониясенең бәйсезлеген танымый һәм 1945 елда Вьетнамга һөҗүм итә. Килешүгә карамастан 1946 елның декабрендә Франция Вьетнамга каршы тулы колониаль сугышны башлый.
Ләкин Франция Вьетнамның партизан хәрәкәтен җиңә алмый. 1950 елда АКШ Франциягә булыша башлый. 1950—1954 елларда АКШ Франциягә 3 млрд. доллар бирә. Шуңа карап Кытай Вьетнамга хәрби ярдәм күрсәтә башлый. Бу вакытта АКШ 80 % сугышның кыйммәтен Франциягә түли.
1954 елга Франция көчләре җиңелә диярлек. 1954 елның маенда Дьенбьенфу бәрелешендә Вьетнам партизан көчләре Франция көчләрен тар-мар итә.
Дьенбьенфу бәрелеше нәтиҗәсендә Франция Вьетнам белән 1954 елның июлендә Женева килешүләре имзаларга дучар була.
Женева килешүләре буенча Вьетнам 17-нче параллелдә бүленә, Төньяк Вьетнам Вьетмин идарәсендә (бәйсез), Көньяк Вьетнам колониаль идарәсендә (Франция тарафыннан билгеләнгән) — кала.
1955 елның 16 июлендә Көньяк Вьетнам җитәкчесе Нго Динь Зьем (АКШ-та таянып) Җенева килешүләреннән баш тарта, солых килешүен боза. 1959 елда Зьем сәясәте нәтиҗәсендә сугышның яңа чоры башлана. Зьемга каршы партизан көчләре Көньяк Вьетнам азат итү Милли фронтында (Көнбатышта аны Вьетконг дип исемләнә) берләшә.
1961 елның декабрендә АКШ үз көчләре Вьетнамга җибәрә.
1963 елның гыйнварендә Апбак бәрелешендә Көньяк Вьетнам партизаннары Зьем көчләрен тар-мар итә.
Шулай итеп АКШ «курчагы» тулысынча җиңелә, ноябрендә аны үтерелә.
АКШ үз көчләрен Вьетнамга күбрәк җибәрә:
1964 елның 2 августында Тонкин култыгында АКШ эсминецы «Мэддокс» Төньяк Вьетнам чикләрен боза, «Мэддокс» һәм Төньяк Вьетнам чик торпедлы катерлары арасында бәрелеш булган.
4 августта АКШ очкычлары Вьетнам җирен бомбалыйлар. Вьетнам җавабында 1965 елда Плейку АКШ хәрби объектларын һәм Сайгонда Бринкс кунакханәсен һөҗүм итә.
АКШ президенты Джонсон 1965 елда Вьетнамга каршы тулы сугышны башлый.
АКШ Вьетнам сугышы вакытында зур җинаятләрне ясый: граҗдан халык үтерүе, балаларны, хатын-кызларны азаплары, НАПАЛМ, химия коралларын куллануы, Вьетнам шәһәрләрен, авылларын яндырып бетерүе.
Ләкин АКШ рәхимсезлеге Америкага җиңәргә булышмый.
1965 елдан ССРБ Вьетнамга хәрби-техникалыкча булыша башлый: зенит-ракетлы комплекслар тапшырыла. Совет зенитчылары күп АКШ хәрби очкычларын юк итә. 1975 елның мартында Төньяк Вьетнам гаскәрләре азат итү һөҗүмен башлый.
1975 елның 30 апрелендә 11:30 сәгатендә Төньяк Вьетнам коммунистлары Сайгонда Бәйсезлек Сарае өстендә Азатлык байрагын күтәрә. Төньяк Вьетнам көчләре тулысынча җиңәләр, АКШ һәм аның курчаклары бөтенләй җиңеләләр.
Шулай итеп Вьетнам утыз ел дәвамында азатлык өчен көрәшендә җиңә. АКШ үз иң хурлыклы сугышында җиңелә.
Вьетнам сугышы дөнья мәдәниятенә зур йогынтысын ясый. АКШ дәүләтендә хиппи-хәрәкәте, сугышка каршы, хокуклар яклавы оешмалары барлыкка киләләр.
Күп Һоливуд фильмнары Вьетнам сугышына багышланган:
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.