Русия сәясәт эшлеклесе, Русия Хөкүмәте рәисе, Русия президенты From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Владимирович Путин (1952 ел, 7 октябрь, Ленинград) — Россия сәясәт эшлеклесе. 2008 елның 8 маеннан Россия Хөкүмәте рәисе, 2000 елдан 2008 елга кадәр Россиянең икенче президенты. 2012 елда кабаттан президент постын ала (срок 2018 елга кадәр). 2018 елның 18 мартында узган РФ президентын сайлауларда яңа мөддәткә РФ Президенты итеп сайлана (2024 елга кадәр). 2018 елның 7 маеннан вазифада[4].
Владимир Путин | |
---|---|
Россия Федерациясе президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 7 май 2012 ел | |
Аңа кадәр | Дмитрий Медведев |
Вазыйфада 7 май 2000 ел – 7 май 2008 ел (31 декабрь 1999 елда в.б.) | |
Аңа кадәр | Борис Ельцин |
Дәвамчысы | Дмитрий Медведев |
Россия Федерациясене Хөкүмәте җитәкчесе | |
Вазыйфада 8 май 2008 – 7 май 2012 | |
Аңа кадәр | Виктор Зубков[1] |
Дәвамчысы | Виктор Зубков (и. о.) Дмитрий Медведев |
Вазыйфада 16 август 1999 – 7 май 2000 (1999 елның 9 августыннан в. б.) | |
Аңа кадәр | Сергей Степашин |
Дәвамчысы | Михаил Касьянов |
Россия Федерациясенең иминлек Шурасы секретаре | |
Вазыйфада 29 март – 9 август 1999 | |
Аңа кадәр | Николай Бордюжа |
Дәвамчысы | Сергей Иванов |
Дәүләт берлегенең министрлар Шурасы җитәкчесе | |
Вазыйфада 27 май 2008 – 18 июль 2012 | |
Аңа кадәр | Виктор Зубков |
Дәвамчысы | Дмитрий Медведев |
Россия ФСБ директоры | |
Вазыйфада 25 июль 1998 – 9 август 1999 | |
Аңа кадәр | Николай Ковалёв |
Дәвамчысы | Николай Патрушев |
«Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе | |
Вазыйфада 7 май 2008 – 26 май 2012 | |
Аңа кадәр | Борис Грызлов |
Дәвамчысы | Дмитрий Медведев |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 7 октябрь 1952 (72 яшь) Ленинград, РСФСР, СССР |
Милләт | рус |
Сәяси фирка | 1991 елның августына кадәр КПСС әгъзасы, 1995 елда «Наш дом — Россия» өлкә бүлегендә эшли, 2008 елдан 2012 елга кадәр «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе. |
Җефет | Лүдмила Путина[d][2] |
Әни | Мария Иван кызы Шеломова |
Әти | Владимир Спиридон улы Путин |
Белем | А. А. Жданова исемендәге Ленинград дәүләт университеты |
Сугышлар/бәрелешләр | Икенче чечен сугышы, Война в Грузии[d], Русиянең Сүрия ватандашлар сугышына интервенциясе, Операция ОДКБ в Казахстане[d] һәм Российско-украинская война[d][3] |
Валадимир Путин 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып туа.
1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый; укып бетергәннән соң, распределение буенча ССРБ Дәүләт иминлеге комитетына җибәрелә. 1985—1990 елларда Дрезденда (Алман Демократик Республикасы) эшләгән.
1990 елда ул ССРБга кайта, Ленинград дәүләт университеты проректорының халыкара мәсьәләләре буенча ярдәмче булып эшли.
1991—1994 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе, берүк вакытта 1992—1999 елларда мэр урынбасары, 1994—1996 елларда Санкт-Петербург хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.
1997—1998 елларда Россия президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы – Администрация җитәкчесе урынбасары.
1998—1999 елларда Россия Федераль иминлек шурасы сәркатибе, 1999 елның августыннан Россия хөкүмәте рәисе.
1999 елның 31 декабреннән Россия президенты вазифаларын үтәүче, 2000 елның мартыннан — Россия президенты, 2004 елда икенче срогына сайланылган.
2008—2012 елларда — Россия хөкүмәте рәисе.
2012, 2018 елларда кабат Россия президенты булып сайланган.
2018 елның 18 мартына РФ Үзәк сайлау комиссиясе РФ президентлыгына кандидатның керемнәре һәм милке турында мәгълүмат бирде[5]: 2018 елның 9 февраль көнендә архивланган.
Сайлауларга кадәр булган 6 ел эчендә керем чыганаклары һәм гомуми суммасы:
хезмәт хакы, РФ президенты администрациясе, банкларга салган кертемнәрдән килгән керем, хәрби пенсия – 38 528 817 сум.
Күчемсез милек:
фатирлар: 1 квартира – 77 кв. м, Санкт-Петербург;
гаражлар: 1 гараж – 18 кв. м, Санкт-Петербург.
Транспорт чаралары: 3 җиңел автомобиль – ГАЗ 21М, 1960 елгы,
ГАЗ – 21М, 1965 елгы, ВАЗ-2121 Нива, 2009 елгы, «Скиф» автомобиль прицебы, 1987 елгы.
Банклардагы хисаплардагы акча:
13 счетта – 13 824 389,84 сум.
Акцияләр һәм коммерцияле оешмаларда башкача катнашу:
ПАО «Банк Санкт-Петербург» – 230 акция.
Милек сыйфатындагы бурычлары: квартира – 153,7 кв. м, Мәскәү (сроксыз файдалануда, Мәскәү шәһәре хөкүмәте боерыгы), гараж урыны – 18 кв. м, Санкт-Петербург (ВОАда әгъзалык).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.