From Wikipedia, the free encyclopedia
Вера Минкина, Вера Егор кызы Минкина (1918 елның 9 сентябре — 2011 елның 20 сентябре) — драма артисты, 1952—2011 елларда Камал театры актрисасы, ТАССР (1968) һәм РСФСР (1977) халык артисты.
Вера Минкина | |
---|---|
Туган телдә исем | Вера Егор кызы Минкина |
Туган | 9 сентябрь 1918 Бахта, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 20 сентябрь 2011 (93 яшь) Казан, Татарстан, РФ |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар, дине ― керәшен |
Ватандашлыгы | РСФСР↓ СССР↓ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актёр |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Әсгать Мәҗитов (1900―1946) |
Балалар | улы Марсель кызы Диләрә[2] |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР халык артисты РСФСР халык артисты |
1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә.
Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат булды[3].
Спектакль | Драматург | Башкарган роле |
---|---|---|
«Кыз урлау» | Мостай Кәрим | Уңганбикә |
«Дошманнар» | Максим Горький | Полина |
«Зәңгәр шәл» | Кәрим Тинчурин | Ма-лай |
«Зифа» | Нәкый Исәнбәт | Кәләмзә |
«Чаткылар» | Таҗи Гыйззәт | Гыйльмениса |
«Беренче театр» | Галиәсгар Камал | Факиһә |
«Кол» | Гильерме Фигейредо | Мелита |
«Баһадирлар» | Николай Погодин | Мария Ильинична |
«Күк капусы ачылса» | Хәй Вахит | Бибиәсма |
«Әбиләргә ни җитми» | Флорид Бүләков | Хөлә |
«Моңлы бер җыр» | Туфан Миңнуллин | Ана |
«Җимерелгән бәхет» | Александр Островский | Степанида |
«Яшь йөрәкләр» | Фәтхи Бурнаш | Екатерина |
«Әлдермештән Әлмәндәр» | Туфан Миңнуллин | Хәмдебану |
«Гөргөри кияүләре» | Туфан Миңнуллин | Палый |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.