Чулпан (планета)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чулпан яки Венера, Зөһрә (лат. Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Көнбатыш Аурупада планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге матурлык һәм мәхәббәт Венера алиһәсе хөрмәтенә кушылган.
Венера | ||||
Венераның чын төсендәге күренеше | ||||
Башка атамалар |
Чулпан, Зөһрә | |||
---|---|---|---|---|
Орбиталь үзенчәлекләре | ||||
Дәвер: J2000.0 | ||||
Перигелий |
107 476 259 км | |||
Афелий |
108 942 109 км | |||
Периастр |
108 208 930 км | |||
Орбитаның эксцентриситеты (e) |
0,0068 | |||
Әйләнешнең сидерик чоры |
224,698 көн | |||
Әйләнешнең синодик чоры |
583,92 көн | |||
Орбиталь тизлек (v) |
35,02 км/с | |||
Авышу (i) |
3,86° Кояш экваторына карата; | |||
Калка төен озынлыгы (Ω) |
76,67069° | |||
Периүзәк аргументы (ω) |
54,85229° | |||
Нәрсәнең иярчене | ||||
Иярченнәре |
юк | |||
Физик үзенчәлекләре | ||||
Поляр тыгызлану |
0 | |||
Экваториаль радиус |
6051,5 км | |||
Уртача радиус |
6051,8 ± 1,0 км | |||
Өслекнең мәйданы (S) |
4,60×108 км² | |||
Күләм (V) |
9,38×1011 км³ | |||
Масса (m) |
4,8685×1024 кг | |||
Уртача тыгызлык (ρ) |
5,24 г/см³ | |||
Экваторда ирекле төшү тизләнеше (g) |
8,87 м/с² | |||
Беренче галәми тизлек (v1) |
7,328 км/с | |||
Икенче галәми тизлек (v2) |
10,363 км/с | |||
Экваториаль әйләнү тизлеге |
6,52 км/сәг | |||
Әйләнү периоды (T) |
243,023 көн[1] | |||
Күчәр авышы |
177,36° | |||
Төнъяк котыпның туры калкуы (α) |
8 сәг 11 мин 2 с | |||
Төнъяк котыпның авышлыгы (δ) |
67,16° | |||
Котыпның күк озынлыгы |
0,65 | |||
Күренүчән йолдызча зурлык |
−4,7 | |||
Почмак диаметры |
9.7"–66.0" | |||
Температура | ||||
Өслектә | ||||
| ||||
| ||||
Атмосфера | ||||
Атмосфера басымы |
9,2 МПа (92 бар) | |||
~3,5 % азот (N2) ~0,015 % сера оксиды (SO2) ~0,007 % аргон (Ar) ~0,002 % су парлары (H2O) ~0,0017 % сөрем газы (СО) ~0,0012 % гелий (Не) ~0,0007 % неон (Ne) углерод сероксиды (OCS) бик аз хлороводород (HCl) бик аз фтороводород (HF) бик аз | ||||
Викимәгълүматта булган чыганаклар |
Чулпан — Җирнең күк йөзендә яктырыш буенча Кояш һәм Ай соңыннан өченче объект, аның күренмә йолдызча зурлыгы −4,6m җитә. Венера Җиргә караганда Кояшка якынрак булуы сәбәпле, җирдәге күзәтүче өчен Кояштан беркайчан да 47,8° ка артыграк ераклашмый. Аның иң югары яктырышы Кояш чыгу алдыннан гына яки Кояш бату озак вакыт үтмәстән була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.